Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада "Автоледи" бәйгесе җиңүчесе исеменә Ания Федорова лаек булды (+Фоторепортаж)

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә. -Ярый әле машинам бар. Юкса, автобус белән, я җәяүләп...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2015" республика бәйгесенең район туры узды.

Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.

-Ярый әле машинам бар. Юкса, автобус белән, я җәяүләп бар эшкә дә ничек җитешер идем, - ди бер танышыбыз. - Балаларның берсен - бакчага, икенчесен мәктәпкә илтәсе, юл уңаеннан кибетләр әйләнәсе, үз вакытында эш урынында да буласы. Кул астында транспорт булуның уңайлыгын әйтеп бетерерлек түгел...

"Автоледи" бәйгесенә катнашырга килүчеләр автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узганнан соң үзләренең "чын" шофер булуларын расладылар. Булдыралар кызлар! Билгеләнгән маршрут буенча үзләренең "тимер ат"ларында зигзаг та йөрделәр, "гараж"га да керделәр. Ялгышырга һич ярамый - чикләрне узып китәсең икән, штраф очколар өстәлә, шулай ук әлеге этапта тизлек тә мөһим. Ә инде компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәр үтәүдә тирән белем сорала. Кызларның 20 сорауга төгәл һәм дөрес җавапларны күпме вакытта билгеләп чыгуларыннан чыгып баллар билгеләнде.

Бәйгенең ике этабын да уңышлы узганнан соң, нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынга Кукмарадан Ания Федорова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Әлфия Муллыева һәм Лилия Гариповалар бүлеште. Людмила Соколова "Автомобильдә иң яхшы йөрүче", ә Зәлия Сабирова "Юл йөрү кагыйдәләрен белү остасы" номинацияләрендә беренче булдылар.

"Автоледи - 2015" җиңүчесе Ания Федорованың бәйгедә беренче ел катнашуы. Руль артында ун елдан артык йөри ул.

-Бик яхшылап хәзерләнгән идем - файдасы булды. Юл йөрү кагыйдәләрен дә көн саен диярлек кабатладым. Бер өйрәнсәң, онытылмый бит ул, искә генә төшерәсе кала, - ди Ания.

Якташыбызга район данын яклап Казанда чыгыш ясарга туры киләчәк. Уңышлар сиңа, Ания!

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk