Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Пасхага әзерләнә

Районыбызның барлык христиан дине вәкилләре 20 апрельдә бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтәчәк. Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була. Иртә белән үк балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыялар. Кайбер авылларда әле дә таудан йомырка тәгәрәтеп...

Районыбызның барлык христиан дине вәкилләре 20 апрельдә бөек бәйрәм - Пасханы билгеләп үтәчәк. Олы көн (Пасха) бәйрәменә хәзерлек 2-3 көн алдан башлана. Бәйрәмгә йомырка буяла, өйләр юыла. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була. Иртә белән үк балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыялар. Кайбер авылларда әле дә таудан йомырка тәгәрәтеп уйнау, таганда атыну йолалары сакланган.

Пасхага йомырканы ничек буярга?

Кукмарада яшәүче Марина безгә берничә гап-гади ысул өйрәтте:

-Иң элек йомыркаларны суда ныклап пешерергә кирәк. Пешкәндә йомыркалар ватылмасын өчен газга утыртканчы аларны тоз салынган бүлмә температурасындагы суда бер сәгать тотып алырга онытмагыз.

1. Төсле журналлардан күбәләкләр, чәчәкләр рәсемнәрен кисеп алыгыз. Пөхтә итеп келәй белән аларны йомырка тышларына ябыштырыгыз. Төрле размердагы күбәләк яки чәчәкләр рәсемнәре булса, тагын да матуррак килеп чыга. Шушы ук ысул белән бисер, вак ташлар, төсле җепләр яки атлас ленталар да ябыштырырга була.

2. Иске теш щеткасы белән гуашь ярдәмендә йомыркаларны төрле "таплар" белән бизәп була. Аннан аш тәлинкәсенә вакланган салам салып, кош оясы формасына китерергә һәм йомыркаларны шунда тезәргә кирәк.

3. Йомыркаларны табигый буяуларга да манарга буярга мөмкин. Әйтик, суган кабыгы - алтынсу, чөгендер - чия төсе, кызыл кәчәнле кәбестә - фирүзә, куркума тәмләткече - сары, кофе - шоколад төсләрен бирәчәк.

4. Йомыркаларга пластилиннан ясалган бизәкләрне дә ябыштырырга була. Бу очракта пластилинны лак белән йөгертергә яки пластилин ныгып, катып киткәнче суыткычта тотып алырга онытмагыз.

5. Шулай ук кибетләрдән әзер "наклейкалар" да сатып алырга мөмкин.

Бәйрәм күмәче - куличны ничек пешерергә?

Әлеге күмәчне пешерү өчен 1 литр сөт, 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 250 грамм маргарин, 1,5 стакан шикәр комы, 1,5 аш калагы чүпрә, ванильле шикәр комы, он, күмәч өстенә сөртү өчен 3 йомырка сарысы, йөзем җимеше кирәк. Теләгән кешеләр чәй калагы белән төелгән лимон кабыгы яисә төелгән карламон, чикләвек тә сала ала.

Иң элек сөткә маргарин салып, аны җылытасың. Алга таба йомшарган маргарин өстенә йомырка, тоз, шикәр комы салып, барысын бергә бертөрле масса барлыкка килгәнче тиз-тиз генә болгатасың. Әлеге массага он, аның өстенә коры чүпрә салып камыр басасың һәм җылы урынга кабарырга куясың. Камыр ике сәгатьтән дә ким тормаска тиеш.

Камыр кабаргач, әзер формаларга салырга кирәк. Күмәч өстенә йөзем, баллы җимешләр сибеп кабартасың да, йомырка сарысы белән майлап, кызу духовкага куясың. 45 минуттан кулич әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk