Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралы Кормильцевлар, ел саен Германиягә барып, совет сугышчыларының каберлекләренә веноклар куя (+Фотолар)

Берәүләр акчаларын чит илләргә барып ял итү, сәяхәт кылу өчен җыеп барса, Кукмарада туып-үскән, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче Вилианора һәм Игорь Кормильцевлар еллык хезмәт хакларының шактый өлешен изге максатка тоталар. Ял белән файдалы эшне берләштерәләр ягъни. Алар ел саен Бөек Җиңү көне алдыннан Германиянең Дрезден шәһәрендәге совет сугышчылары...

Берәүләр акчаларын чит илләргә барып ял итү, сәяхәт кылу өчен җыеп барса, Кукмарада туып-үскән, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче Вилианора һәм Игорь Кормильцевлар еллык хезмәт хакларының шактый өлешен изге максатка тоталар. Ял белән файдалы эшне берләштерәләр ягъни. Алар ел саен Бөек Җиңү көне алдыннан Германиянең Дрезден шәһәрендәге совет сугышчылары җирләнгән каберлекне зиярәт кылу, веноклар куеп, ихтирам хисләре белдерү өчен юлга чыгалар.

Бу шәһәрне яхшы беләләр, немец телендә дә ярыйсы ук аралашалар икән. Ник дисәң, гаилә башлыгына, Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң, Дрездендагы 11нче танк дивизиясенә җибәрелеп, биш ел буе 1нче танк армиясендә офицер булып хезмәт итәргә туры килгән. Германия Демократик Республикасы турында алар якты истәлекләр саклыйлар, кайбер немец гаиләләре белән дә дуслашканнар. Әмма Берлин стенасының җимерелүе, ГДРның ФРГ белән кушылуы нәтиҗәсендә 90нчы еллар башында совет гаскәрләренең биредән чыгарылуы Кормильцевларның да тормышына үзгәрешләр керткән. Бу гаилә күрше Вятка Аланы шәһәренә кайтып урнашырга мәҗбүр булган.

Яшьлеген, хезмәт иткән урыннарны, хезмәттәшләрен сагыну тынгылык бирмәгән, күрәсең: моннан унбиш ел элек Игорь Кормильцев 11нче танк дивизиясенең сайтын булдырган.

-Сайтта 5 меңнән артык хезмәттәшем теркәлгән. Шулай итеп, заманча технологияләр ярдәмендә мин дөньяның төрле җирләренә таралышкан иптәшләрне, дусларны берләштердем, дияргә була. Аралашып, язышып торабыз, үткәннәрне искә төшерәбез, - ди ул. -Гарнизон зиратындагы мемориалга 11нче танк дивизиясе исеменнән веноклар кую өчен Германиягә шул еллардан бирле бара башладык. Элгәре венокларны шунда гына сатып ала идек. Соңгы өч елда биредән үк әзерләнеп барабыз. Быел дүрт зур венок, Бөек Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләре язылган буклетлар ясап алып бардык. Әлеге зиратта илебез азатлыгы, бүгенге тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән 3 меңгә якын совет солдаты ята. Сугыштан соң үлгәннәр дә җирләнгән. Кабер ташларында татар фамилияләрен дә күрергә була. Кызганыч, аларның кайдан икәннәре билгеле түгел. Бәлки, туганнары табылыр дип, кайберләрен фотога да төшереп кайттым.

-Быел да ирем май бәйрәмнәре алдыннан үз машинабыз белән юлга чыгарга ниятләде. Без, Дрезден гарнизоны зиратларында булып, совет сугышчыларының каберләрен тәртипкә китерүдә катнашабыз, инвентарь сатып алабыз. Ветераннарның Лейпцигтагы безнең илчелеккә баруын һәм очрашу кичәсен оештыру эшендә иганәчелек ярдәме күрсәттек, - дип дәвам итә тормыш иптәше Вилианора.

- Германиядә Бөек Җиңү көне 8 майда билгеләнеп үтелә,- дип әңгәмәне дәвам итә Игорь Кормильцев. - Ул көнне гарнизон зиратына Россиянең Германиядәге илчелеге, немец-рус мәдәнияте институты вәкилләре, йөзләрчә кешеләр, дин әһелләре килә. Европаны фашизмнан азат иткән сугышчылар рәхмәт хисләре белән искә алына, аларның рухына багышлап догалар укыла, мемориалга чәчәкләр куела.

Әмма ирле-хатынлы Кормильцевларны гына түгел, аларның тарафдарларын, үткәннәргә битараф булмаган кешеләрне борчыган мәсьәлә бар. Дрезден шәһәре җитәкчелеге гарнизон зиратын, реконструкция ясыйбыз дигән булып, җир белән тигезләргә исәпли. Мондый ният зиратның сугыштан соң барлыкка килгән өлешенә - хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары җирләнгән урынына кагыла. Әңгәмәдәшләрем бу хакта киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тели. Кемнәрнеңдер газизләре ята бит ул зиратта, кукмаралылар да бардыр, бәлки. Бу хакта НТВ телеканалыннан махсус репортаж да әзерләнгән.

Ә инде Кормильцевлар киләсе елда да Германиягә бармый калмаслар, тәгаен. Бу аларның яшәү рәвеше, күңел халәте.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев