Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Гайшә апа Фатыйхова 12 яшьлек Айнурга әни дә, дәү әни дә

Өлкәннәр көне алдыннан Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Гайшә апа Фатыйхова турында язуыбыз юкка түгел. 12 яшьлек Айнурның әнисе дә, дәү әнисе дә ул. Хәер, бәйрәм уңаеннан гына түгел, гомумән, олы йөрәкле, туры сүзле, киң күңелле Гайшә апа турында үрнәк итеп һәрдаим сөйләргә мөмкин. Сеңлесе Фираяның оныгы булса да, Айнур...

Өлкәннәр көне алдыннан Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Гайшә апа Фатыйхова турында язуыбыз юкка түгел. 12 яшьлек Айнурның әнисе дә, дәү әнисе дә ул. Хәер, бәйрәм уңаеннан гына түгел, гомумән, олы йөрәкле, туры сүзле, киң күңелле Гайшә апа турында үрнәк итеп һәрдаим сөйләргә мөмкин.

Сеңлесе Фираяның оныгы булса да, Айнур Гайшә апага яратып, бик матур итеп "дәү әни" дип эндәшә. Дәү әнисе дә аның өчен утка да, суга да керергә әзер. 12 ел инде алар бер гаилә булып, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

Барысы да Фирая апаның кызы Фәнүзәнең Айнурга тормыш бирүеннән башлана. Кызганыч, әни кеше улына башка бернинди дә бүләк ясый алмый: ике айлык Айнурны калдырып, "күке әни" каядыр юкка чыга. Татарстаннан читтә яшәүче Фирая апаның да, пенсия яше тулмаганлыктан, оныгын карарга җае булмый. Айнурның әтисе дә аны үзенеке итеп танырга теләми. Шулай итеп, сабый Гайшә апа кулына кала.

Кенәбаш авылында туып-үскән, үз гаиләсен кормаган Гайшә апаның хезмәт стажы 35 елга җыела. Озак еллар Кукмара мех фабрикасында эшләп, шуннан пенсиягә чыга. Хезмәттәшләре белән уйнап-көлеп сөйләшкәндә: "Үтәли җилдә торыйм әле, берәр бала алып кайтмаммы?!" - дип шаяртуын күкләрдә, чыннан да, ишетәләр, ахрысы. 58 яшендә Айнурлы була ул.

-Язмышыма бирелгән бала. Аны какмый-сукмый үстерү, кеше итү минем бурычым, - ди Гайшә апа. - Ходай гына сәламәтлектән аермасын да, Айнурны аякка бастырганчы гомерне жәлләмәсен иде.

Айнур хәзер зур инде. Кукмара гимназиясенең алтынчы сыйныфында укый. Дүрт еллап бокс түгәрәгенә йөргәннән соң, ярышларда призлы урыннарны алып, уңышлары белән Гайшә апаны сөендерсә дә, аңа боксны калдырырга туры килә. Бүгенге көндә Кукмара сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә шөгыльләнә. Бик матур җырлый ул. Юкка гына беренче елны ук укытучысы Венера Гыйләҗева аны "Йолдызчык" фестиваленең финал өлешенә алмагандыр. Әлеге фестивальдә "Выше радуги" вокаль ансамбле составында җиңү яулаганнан соң бирелгән медаль - Айнур Гайфуллин өчен иң кадерле бүләкләрнең берсе. Каникул, ял көннәрендә Кенәбаштагы Зәйнәп апаларына кайтып булышырга, кайвакытларда авыл мәчетеннән азан әйтергә дә вакыт таба ул.

Айнурга Гайшә апаның үз әнисе түгел икәнен үсә төшкәч, урамдагы озын телле малайлар җиткерә. Әллә ни исе китми аның бу хәбәргә. Чөнки дәү әнисенең аны бар йөрәген биреп, үз баласыдай якын итеп үстергәнен бала күңеле сизмиме соң?! Ә үз әнисе турында сорашкач ул: "Минем бит аны күргәнем дә булмады. Ул мине бу җиргә тудырган, шуңа күрә аңа карата бернинди үпкәм юк", - дип җавап бирде.

Чыннан да, Гайшә апа Айнурны бар күңелен биреп бага. Алтынчы дистәне тутырганда кечкенә баланы үстерү, әлбәттә, җиңел булмый аңа. Әмма күпме генә тырышсам да, кат-кат сорашсам да, бу бала миңа нигә кирәк булгандыр инде, дигән зарлану сүзен әйттерә алмадым Гайшә ападан. Күз карашында - ярату, ана мәхәббәте.

-Күршебездә генә Зөлфия яшәде, Айнурны аңа калдырып, тиз генә кибеткә ипигә, сөткә чыгып керә идем. Хәзерге поселок җитәкчесе Райнур Нотфуллин да хәлемне гел белешеп торды. Әле дә онытмый, рәхмәт аларга,-ди Гайшә апа.

Туып берничә ай үтүгә үк, Айнурның бөерләре авырту сәбәпле, дәваханәләрдә кат-кат ятарга туры килә аларга. Ә тугыз ае тулгач, ул тагын да көчлерәк авыртуга дучар була, яшәргә өмете булмаган сабый Гайшә апаның тырышлыгы белән терелә. Казан табиблары биш яшьлек Айнурга тоз салынган ризык ашарга ярамый, дигәч, Гайшә апа аны балалар бакчасына йөртмичә, бер ел дәвамында аның белән бергә тозсыз туклана. Моны кайсы әни булдыра ала икән! Айнурның бөерләре савыксын дип, нинди генә үләннәр белән дәваламый ул аны. Шөкер, күз тимәсен, бүген Айнур - шат күңелле, йөзеннән нур балкып торган сау-сәламәт бала. "Дәү әнием үстермәсә, мин бүгенге көндә үземнең кайда булуымны уйларга да куркам. Зур рәхмәт инде аңа", - ди ул.

Гайшә апаның киң күңеллелегенә шаккатырсың. Украинада яшәүче абыйсының оныгы, балалары белән Кукмарага күчеп кайтып, алар йортындагы бер фатирда вакытлыча яшиләр. Бу гаиләдәге 7 яшьлек Артурны мәктәптән каршы алу, 4 яшьлек Давидны балалар бакчасыннан алып кайту, ашату-эчертү, әти-әниләре эштән кайтканчы аларга күз-колак булып тору да 70 яшьлек Гайшә апа җилкәсендә. Авырсынмый ул.

-Гайшәнең йөрәге зур аның. Күңелендәге җылылык бөтен кешегә җитә. Эшеннән китеп торып, әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озатты, - ди күршесе Дания апа Янбарисова. - Айнурның да беркайчан пычрак, ертык кием белән йөргәнен күргәнебез юк. Укуы, тәртибе белән гел кызыксынып тора. Бишенче сыйныфка кадәр көн саен иртә белән йорт яныннан мәктәпкә озатып калды. Инде мәрхүм булган туганым Заһит абый аның кебекләр турында: "Высшей марки академик", - дия торган иде. Гайшә -"Высшей марки академик" ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk