Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада җитештерелгән продукцияне кибет киштәләрендә табып буламы?

Чит илдән товар кертүне чикләү турындагы санкцияләр кабул ителүгә дә бер елдан артык вакыт үтеп киткән. Юклык вакытларын үз җилкәләрендә татыган халыкны бу хәбәр куркуга салган иде. Әмма әлеге үзгәрешләр җирле җитештерүчеләр өчен зур мөмкинлекләр ача, дип сөйләде белгечләр. Иң мөһиме - яңа брендлар булдырып, продукциянең сыйфатын яхшырту. Районда бу...

Чит илдән товар кертүне чикләү турындагы санкцияләр кабул ителүгә дә бер елдан артык вакыт үтеп киткән. Юклык вакытларын үз җилкәләрендә татыган халыкны бу хәбәр куркуга салган иде. Әмма әлеге үзгәрешләр җирле җитештерүчеләр өчен зур мөмкинлекләр ача, дип сөйләде белгечләр. Иң мөһиме - яңа брендлар булдырып, продукциянең сыйфатын яхшырту. Районда бу уңайдан хәлләр ничек икән? Үзебездә җитештерелгән продукцияне кибет киштәләрендә табып буламы?

Кибетләрдә чит ил товарлары юк дип, беркем дә борчылмый, чөнки кирәк-яракларны үзебезнекеләр дә җитештерә. Район буенча санап китсәң дә, "фирменный" кибетләр шактый икән: киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, металл савыт-саба заводы, элеватор, кирпеч заводы, ипи-кондитер цехлары сыйфатлы товарлары белән халык алдында танылу алган инде.

-Чит ил товарларын үзебездә җитештерелгән продукциягә алыштырyның зыяны сизелмәде, шул ук вакытта җирле җитештерүчеләрнең моннан зур файда да эшли алганнары юк әлегә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар район халкын җитәрлек күләмдә ит, сөт, яшелчә белән тәэмин итә алалар. Сатуның күп өлеше ярминкәләр вакытында башкарыла, бәясе дә чагыштырмача очсыз була, - диде район фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов. - Җитештерелгән продукциянең төп өлеше чимал буларак кулланыла, аны эшкәртергә кирәк, бездә бу эш аксый әлегә. Шулай да, шәхси, фермер хуҗалыклары арасында сөттән эремчек, сыр, иттән казылык, ярымфабрикатлар ясап, сатуга чыгаручылар бар.

-Кибеткә кергәч, иң элек Кукмарада эшләнгән әйберләргә күз төшә. Үзебезнекенә ышаныч та зур бит. Ерак юллар үтеп, кибет киштәләрендә урын алган әйберләргә караганда, "свежий" да була. "Кечкенә вакытлардан Кукмара лимонадын яратып эчәбез, хәзер дә балачакны хәтерләтәдер кебек ул миңа. Казанга кызларыма да илткәнем бар. Пирог һәм башка ашамлыкларны да Кукмараныкын сатып алабыз, ипиләр дә бик тәмле. Бер дә читтән килгәнне аласы килми. Ярминкәләргә йөрим, анда җаның ни тели, барысын да табарга була. Борай ярмасын да яратып алабыз, ашы да, бәлеше дә бик тәмле. Элек, без кечкенә чакта, азык-төлек комбинатында кара эчле перәннек пешерәләр иде. Аның тәмлелекләре, хәзер дә тел очында тора! Мәктәптә укыган чорда тәнәфес вакыты җитсә, йөгереп барып шуны сатып алып ашый идек. Кибетләрдән эзли торгач, мин шуңа охшаган перәннек таба алдым, әмма, кызганыч, ул безнең Кукмараныкы түгел, - диде хәбәрчебез Рафилә Фәттахова. - Үзем ризык әзерләгәндә Кукмарада җитештерелгән савыт-сабаны кулланам. Кукмараның таба, итек, курткаларын бүләккә бирим дисәң дә - менә дигән, һәркем яратып кабул итәчәк".

-Поселок халкына гына түгел, авылларга, күрше-тирә районнарга да үзебездә әзерләнгән азык-төлекне илтәбез. Халык яратып ала. Ассортиментыбыз зур: ипи, кабартма, төрле эчлек белән бәлешләр, гөбәдия, клиндерләр, ике төрле печенье, токмачлар һәм башка ашамлыклар җитештерәбез. Халыкка нәрсә кирәк, шуннан чыгып эш итәбез. Киләчәктә эшчәнлекне тагын да киңәйтергә дигән уйларыбыз да бар. Бәяләр дә башка районнарга караганда чагыштырмача түбән. Мәсәлән, безнең кибетләрдә ипи 18 сумнан булса, ә күрше районнарда ул 23-25 сум, - диде шәхси эшмәкәр Гөлсинә Мөнирова.

Поселокның ит белән сәүдә итүче кибетләрендә үзебездә җитештерелгән терлек ите сатыла. Әмма ничә җирдән сорасам да, кош ите Яр Чаллыдан кайта диделәр. Кошчылык белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыклар булса да, нәкъ менә эшкәртеп, итен кибетләргә чыгаручы юк районыбызда. Берничә авыл җирлегендә генә аны эшкәртеп сатучы шәхси хуҗалыклар барлыгын ишетеп беләбез. Терлек итеннән төрле ризыклар ясап сату итүчеләр дә бар Кукмарада.

-Үзебездә казылык, ярымфабрикатлар ясала. Нәкъ менә "местный" дип сорап алалар. Район халкы гына түгел, Нократ Аланы, Саба кебек күрше-тирә районнардан килеп алып китәләр. Сезнең тагын кайларда сәүдә нокталарыгыз бар, дип сорыйлар. Бәясенә килгәндә, төрлесе бар, сыйфатлы әйбер очсыз булмый инде ул, - диде ит ризыклары сатучы Гөлүсә.

Мәктәпләрнең дә ян бакчаларында үстерелгән яшелчәләрен сатулары турында беләбез. Кыяр, помидорлар исә читтән кайтартылган. Бер танышым парникта кыяр үстерергә җыенабыз дип, серен ачкан иде. Алла боерса, анысы да үзебезнеке булыр.

Соңгы елларда фермаларның эшчәнлеген яхшырту максатында зур чаралар күрелә. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә сизелә, билгеле: район буенча көнгә 149 тонна сөт савыла. Әмма кибет киштәләрендә Кукмара сөте һәм сөт ризыклары юк, чөнки сөт-май комбинаты моннан берничә ел элек үк ябылды. Иртән-иртүк авылдан килеп сату итүче апалардан гына алырга була боларны.

-Бервакыт районда җитештерелгән токмач сата башлаган идек, соңыннан үтми башлады. Үзем дә алып кайтып пешереп караган идем, изелде дә бетте. Башка сатмадым да, ничек инде сыйфатсыз товарны халыкка тәкъдим итәргә кирәк?! Сатып алучыларымның ышанычын югалтам бит мин аннары. Ә менә борай токмачы сораучылар бар анысы, - диде бер сатучы ханым.

Югары сыйфатлы продукция җитештерелсә, ул үзебезнең генә түгел, башка район кибетләрендә дә үз урынын табачак. Шуңа күрә хәзер төп максат - продукциянең сыйфатын заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләү.

-Без бәрәңгене юып, пакетларга тутырып, сату нокталарына тапшырабыз. Соңгы арада суган, кишер, чөгендер эшкәртә башладык. Бәрәңгене әрчеп, сатуга чыгарырга дигән планнарыбыз да бар. "Восток" хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итәргә уйлыйбыз, әмма чималның күп өлеше читтән керә. Җирле җитештерүчеләргә продукциянең сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк, - диде "Баскурт" оешмасы җитәкчесе Марс Бариев.

Хезмәттән курыкмаган кешегә мөмкинлекләр күп районда, бары тик халык ихтыяҗларын истә тотып, заманча, стандартларга туры килердәй продукция җитештерергә кирәк. Югары сыйфатлы товарлар кибет киштәләрендә урын алса, тиз арада хуҗаларын табачак. Шулай булгач, нинди шартларда үстерелүе һәм саклануы билгесез булган тәм-томга кызыгасы да юк.

Үзебездә җитештерелгән кайбер азык-төлек бәяләре (сумнарда һәм килограммнарда):

Ипи - 17-18

Борай ипие - 22

Гөбәдия - 185

Казылык - 244-476

Котлет - 215-260

Фарш - 360

Мантый - 224

Пилмән - 231-270

Суган - 20-25 (бер уч)

Борчак ярмасы - 18

Борай ярмасы - 28

Бодай ярмасы - 15

Арпа ярмасы - 15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев