Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада “Донор көне” узачак

1-2 июльдә районыбызда "Донор көне" үткәреләчәк. Донорлар Кукмара поселогының Ворошилов урамындагы 24 йортта кабул ителәчәк. Кем донор була ала? 18 яшьтән олы, сау-сәламәт һәр кеше донор була ала. Төрле авырулар, күптән түгел кичергән операцияләр, дөньяның кайбер нокталарына, кайбер урыннарына барулар - боларның барысы да донорлыктан вакытлыча яки бөтенләйгә читләштерүгә сәбәп...

1-2 июльдә районыбызда "Донор көне" үткәреләчәк. Донорлар Кукмара поселогының Ворошилов урамындагы 24 йортта кабул ителәчәк.

Кем донор була ала?

18 яшьтән олы, сау-сәламәт һәр кеше донор була ала. Төрле авырулар, күптән түгел кичергән операцияләр, дөньяның кайбер нокталарына, кайбер урыннарына барулар - боларның барысы да донорлыктан вакытлыча яки бөтенләйгә читләштерүгә сәбәп булырга мөмкин. Донорны табиб тикшерүе һәм табиб белән әңгәмә - кан яки аның компонентларын тапшыру алдыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедура. Үзегезнең хәлсезлегегезне табибтан яшермәгез! Аның һәм анкета сорауларына алдамыйча гына җавап бирегез. Шул чакта сезгә һәм сезнең каныгыз яки компонентларын кабул итүче авыру өчен донорлык куркынычсыз булачак.

Кан һәм аның компонентларын бирү өчен үзең белән паспорт, анда Татарстан Республикасындагы прописканың (теркәлү) алты айдан артык гамәлдә булуы шарт.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk