Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада атна саен ярминкә уза

Көзге байлык белән тулган ярминкәләрдә йөрергә яратам мин. Ярминкәгә килгәч, нәрсә ала икән дисезме? Юк, әллә ни алмыйм, чөнки күп нәрсә үзебезнең бакчада үсә. Кукмарада иң беренче бал ярминкәсе булды. Балның өч литрын 1500 сумнан дисәләр дә, 1100-1200 сумнарга да саттылар. Оясы белән тере умарта кортлары алып килүчеләр дә бар...

Көзге байлык белән тулган ярминкәләрдә йөрергә яратам мин. Ярминкәгә килгәч, нәрсә ала икән дисезме? Юк, әллә ни алмыйм, чөнки күп нәрсә үзебезнең бакчада үсә.

Кукмарада иң беренче бал ярминкәсе булды. Балның өч литрын 1500 сумнан дисәләр дә, 1100-1200 сумнарга да саттылар. Оясы белән тере умарта кортлары алып килүчеләр дә бар иде. Аннан соң мәктәпләр, балалар бакчалары ярминкә-сату иттеләр. Бу ярминкәләр бик күңелле үтте, җиренә җиткереп оештырылды, анда җаның ни тели - шуны алырга була иде. Килмәүчеләр күп нәрсәне югалтты дип уйлыйм.

Мин мәктәп ярминкәсеннән ел саен ике килограмм вак суган алам. Киләсе елга утыртыр өчен сакларга куям. Көз көне очсыз да була, әйбәт тә саклана.

Чебеш итләрен ашап бетергәннән соң, кышка кисәкле ит алганчы көзге ярминкәләр безне ит белән тәэмин итеп тора. Без аны Югары Казаклар авылыннан килеп сатучылар Диләрә һәм Ленар Гатауллиннардан алабыз. Йомшак, тәмле телле әлеге парга сокланмый мөмкин түгел. Ничә тапкыр барсаң да, иң зур чират аларның сату ноктасында, бер алган кеше янәдән аларга килә инде.

Менә бер ноктада каймак белән өйдә язылган сыер мае куелган. Сыер маеның 200 граммын 120 сумнан саталар. Килограммы 600 сум дигән сүз. Ай-яй, бәясе дә бәясе дип уйлап куям. Элеккеге заманда базардагы май кибеттәгегә караганда шактыйга очсыз була торган иде. Тиздән өйдә язган сыер маеның бәясе бер мең сумга менәргә дә күп сорамас. Замана үзгәрде шул, берни әйтеп булмый.

Кәбестәне ел саен диярлек Киров өлкәсенең Урта Шөн авылыннан килеп сату итүче Рәмзия һәм Фәнил Галиәкбәровлардан алабыз. Зур, сусыл, тәмле кәбестәләре.

Күпкатлы йортларда яшәп яшелчә бакчалары булмаган кешеләр өчен мондый ярминкәләр бик кирәк. Анда килгән кеше барыбер буш кул белән кайтып китми инде. Кыскасы, ярминкәләр булып торсын, без йөреп торыйк.

Рафилә Фәттахова. Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев