Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районының биш авылында һәйкәл ачылды (+ФОТО)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә районыбызның Вахит, Олыяз, Төркәш, Югары Арбаш һәм Плаксиха авылларында яу кырында башларын салган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл һәм стелалар ачылды. Вахит авылында сафка баскан солдат һәйкәле янындагы стелага әлеге авылдан сугышка китеп, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган 200 солдатның исемнәре язылган. -Җирлегебезнең 500дән артык...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә районыбызның Вахит, Олыяз, Төркәш, Югары Арбаш һәм Плаксиха авылларында яу кырында башларын салган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл һәм стелалар ачылды.

Вахит авылында сафка баскан солдат һәйкәле янындагы стелага әлеге авылдан сугышка китеп, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган 200 солдатның исемнәре язылган.

-Җирлегебезнең 500дән артык ир-егете илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен сугышка алына, шуларның яртысы кире әйләнеп кайтмый. Бүгенге көндә өч ветераныбыз, 32 тыл хезмәтчәнебез бар. Алар безнең өчен "тере" тарих, - ди Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов. - Узган ел республикакүләм конкурста бер миллион сумлык грант откан идек. Шуның хисабына Вахит авылы клубы каршында мәһабәт зур һәйкәл төзелде, өлешчә Вахит һәм Янил авылларында балалар мәйданчыкларын ясауга файдаландык. Тарихи һәйкәлне сафка бастыруда Расих Шакиров җитәкчелегендәге "Промкомбинат" оешмасы хезмәткәрләре зур тырышлык куйды, ял паркын төзүдә Вахитов исемендәге хуҗалыкның да өлеше зур булды. Стелада "Хәтер" китабыннан алынган һәм яңартылган исемлек урын алды. Җиңү көнен якынайткан, әмма бу бәхетле көннәрне күрә алмаган якташларның батырлыгы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

-Безнең өчен икеләтә бәйрәм булды бу. Һәйкәл ачу тантанасында да катнаша алуыбыз үзе зур бәхет. Искиткеч матур концерт карадык, бик күп тәбрикләү сүзләре әйттеләр, чәй өстәле артында хөрмәтләделәр, өстәвенә күчтәнәчләр дә өләштеләр. Җитәкчеләргә рәхмәтебез зур, - диләр ветераннар.

Олыяз җирлегендә бүгенге көндә ике генә сугыш ветераны исән-сау. Бәйрәм тантанасында да шуларның бары тик берсе - Түбән Казаклар авылында яшәүче Вакыйф абый Фәтхетдинов кына катнаша алды.

-Һәйкәлнең яңартылуына сөенеп бетә алмыйм. Олыяз мәктәбе территориясендә булуы аеруча яхшы, аның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә өлеше гаять зур булачак, - ди ветеран.

Тантанада чыгыш ясаган район җитәкчесе Сергей Димитриев, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановлар чарада катнашучыларга үзләренең бәйрәм котлауларын ирештерделәр. Батыр сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл "Промкомбинат" җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән төзелә. Аның җитәкчесе - Расих Шакировка, хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт сүзләре аеруча күп яңгырады.

Чарлы авыл җирлегеннән сугышка 350дән артык кеше китә. Шуларның нибары 118енә генә туган як туфрагына аяк басу насыйп була. Кызганыч, бүгенге көндә сугыш ветераннарының инде берсе дә исән-сау түгел.

-Тыл хезмәтчәннәренең саны да елдан-ел сирәгәя. Бөек Җиңүнең 70нче язын нибары 17 тыл хезмәтчәне каршылый, - ди җирлек башлыгы Илшат Нәҗмиев. - Иганәчеләр ярдәме белән Плаксиха авылында яңа стела ачылу барыбыз өчен дә зур шатлык.

Нырты, Төркәш, Чәбия авылларын берләштерүче Нырты авыл җирлегеннән исә яу кырында 91 якташыбыз башын сала. Төркәш авылыннан сугышка 93 кеше китә. Батырларча һәлак булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән Төркәш авылында да стела ачылды. Анда туган якка кайта алмаган батыр солдатларның һәм кайткач вафат булган ветераннарның - 150гә якын кешенең исемнәре уеп язылган.

-Стеланы төзүдәге барлык чыгымнарны авылдашыбыз Юлдаш Гатауллин үз өстенә алды. Нәфыйк Зиннәтов, Гыйниятулла Заһидуллин, Камил Салихҗанов, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары исемлекне барлауда үзләреннән зур өлеш керттеләр, - ди җирлек башлыгы Рафыйк Заһидуллин.

Өркеш авыл җирлегендә бүгенге көндә өч ветеран, 26 тыл хезмәтчәне яши. Югары Арбаш авылындагы стела инде искергән иде, яңа мәктәп каршында исә бәйрәм уңаеннан иганәчеләр көче белән өр-яңа тарихи һәйкәл сафка басты. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклар, район вәкиле Габделхай Шәймарданов, җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәмәтов, хәрби-табиб Рәшит Җәләлиев, Фәния Җәләлиева,сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы, укытучылар, укучылар катнашты. Тантаналы өлештән соң, кыр ашханәсе оештырылды, бәйрәмгә килгән һәркем тәмле ботка белән сыйланды.

Бары тик үткәнебезне хөрмәт иткәндә генә бәхетле киләчәк төзеп була. Илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы каннарын да кызганмаган якташларыбыз мондый һәйкәлләргә, чыннан да, бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев