Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында быел 18 янгын булган

Бу хакта Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә. Янгыннарның төп сәбәбе: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә бер янгын булды: Олыяз авылы җирлегендә салам эскерте янып бетте, "Урал" хуҗалыгына 9000 сумнан артык зыян килде. Мондый хәлләр...

Бу хакта Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә. Янгыннарның төп сәбәбе: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә бер янгын булды: Олыяз авылы җирлегендә салам эскерте янып бетте, "Урал" хуҗалыгына 9000 сумнан артык зыян килде. Мондый хәлләр балаларга күзәтчелек җитмәүдән килеп чыга. Аларның үзләрен генә караучысыз калдыру куркыныч, бу вакытта алар мөстәкыйльлеккә омтылып, кулларына шырпы яки башка яндыргыч әйберләр ала. Барыбыз да: өйдә - ата-ана, балалар бакчаларында тәрбиячеләр, мәктәптә - укытучылар, балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен таләп итәргә тиеш. Утның куркыныч булуын тою хисен бала аңына кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Ягъни:

-янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү тиешле очракларда балаларга үрнәк күрсәтергә,

-шырпы, уткабызгыч, шәм кебек әйберләрне балалар күзеннән читкә һәм үрелә алмаслык урынга куярга,

-мичне, газ плитәсен яндырып җибәрүне, көнкүрештәге электр әйберләрен мөстәкыйль кабызуны балаларга тапшырмаска,

-балаларны учак кабызмасыннар өчен күзәтергә,

-өйдә үзләрен генә калдырмаска,

-ялларын кызыклы итеп оештырырга.

Шушы кагыйдәләрне үтәгәндә генә йортыгызны, милкегезне һәм иң кадерлесе - балагызның гомерен саклап кала алачаксыз.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев