Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында 235 кеше “Социаль ипотека” программасы буенча фатирлы булды

Эштән арып-талып кайтканнан соң, барлык борчу-мәшәкатьләрне оныттыру өчен үз почмагың булуга җитми инде ул, җәмәгать! Бер танышыбыз әйтмешли, үз ачкычың белән өеңнең ишеген ачып керү дә ни тора бит! Торак бәяләре бик кыйммәт, аны сатып алу һәркемнең көченнән килмәскә дә мөмкин, диярсез?! Әлбәттә, шулай. Әмма бүгенге көндә аеруча популяр булган,...

Эштән арып-талып кайтканнан соң, барлык борчу-мәшәкатьләрне оныттыру өчен үз почмагың булуга җитми инде ул, җәмәгать! Бер танышыбыз әйтмешли, үз ачкычың белән өеңнең ишеген ачып керү дә ни тора бит! Торак бәяләре бик кыйммәт, аны сатып алу һәркемнең көченнән килмәскә дә мөмкин, диярсез?! Әлбәттә, шулай. Әмма бүгенге көндә аеруча популяр булган, ташламалы шартларда йорт һәм фатир белән тәэмин итүне күздә тоткан республика программалары эшләп килүен дә онытмасак иде. Сүзебез исә "Социаль ипотека" хакында.

-2005 елдан тормышка ашырылучы "Социаль ипотека" программасында бюджет оешмаларында, социаль ипотеканы финанслаучы предприятиеләрдә хезмәт куючылар, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар катнаша ала. Шулай ук теркәлгән яшәү урынында һәр кеше башына туры килә торган торак мәйданының 18 квадрат метрдан ким булуы шарт. Бюджет системасында эшләүчеләр фатир бәясенең - 10, ә предприятие хезмәткәрләре 20 процентын беренчел түләү итеп кертергә тиеш. Ипотеканың бер өлешен Ана капиталы сертификаты белән дә капларга мөмкин. Шулай ук исәпкә басканнан соң, гаиләдә туган һәр бала өчен Татарстан бюджетыннан 200әр мең сум дәүләт ярдәме бирелә, - ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Ләйсән Закирова. - Программа эшли башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр районда 235 кеше фатирлы булды. Тагын 70тән артык гаилә әлеге программа нигезендә фатир алуга чират көтә.

Район эчке эшләр бүлеге дознавателе Айрат Богданов та бүгенге көндә пар канаты Гүзәл, улы Артур белән "Социаль ипотека" программасы буенча бирелгән ике бүлмәле өр-яңа фатирда яши. Ул тиешле документларны җыеп тапшырганнан соң, 2010 елда торак алу өчен исәпкә куелган булган. 2013 елның 31 декабрендә исә яшь гаилә башлыгының кулына фатир ачкычы тапшырылган.

-Фатирның гомуми бәясе 1 миллион 800 мең сум булганлыктан, беренчел кертем 180 мең сумны тәшкил итте. Хәзер исә 13 елга исәпләнгән график нигезендә ай саен 10 мең сумнан артыграк түлибез. Улыбыз Артур туганнан соң да 200 мең сумы киметелде, - ди Айрат. - Ярый әле мондый төр программалар бар. Йорт-җир сатып алу өчен банкларда кредит рәсмиләштерү бик кыйммәткә төшә бит. Аннары аларда еллык процент түләүләре дә зур. Вакытлыча алып торган йортта яшәү белән үз өеңдә гомер кичерү бер түгел шул ул. Юкка гына үз өеңдә үз көең, дип әйтмиләрдер. Безнең фатирыбызда да шулкадәр рәхәт!

Ә менә күппрофильле лицейның информатика укытучысы Илназ Хөрәмшин 2010 елда поселокның Үтәмешевлар урамыннан шәхси йорт алган.

-Гомер буе күпкатлы йортта яшәгәнгәме, үз хуҗалыгы булган кешеләргә шулкадәр кызыга идем мин. Дүрт стена эчендә яту түгел бит, рәхәтләнеп бакчаңа чыгып эшли, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, йорт тирәсендә кайнаша аласың. Чын күңелдән теләсәң, бар хыяллар да чынга аша бит ул. "Социаль ипотека" буенча алынган өебез хатыныма, әниебез Гөлсинәгә дә шулкадәр ошый, - ди Илназ.

Илназ тормыш иптәше Айгөл белән ике бала үстерәләр. Уллары Илдарга быел өч яшь тула, ә кызлары Эмилия - җиде айлык. Йортның гомуми суммасыннан (ике миллионга якын. - авт.) балалары туганнан соң 200әр мең сум киметелгән. Шулай ук ана сертификаты акчасын да әлеге өй өчен файдаланырга җыеналар.

-Социаль ипотеканы 13 елга рәсмиләштергән идек, яртысын түләп тә бетердек инде. Йортыбыз белән беррәттән мунча җиткердек, каралты-куралар, гаражыбыз да бар, - дип сүзен дәвам итә гаилә башлыгы. - Аллага шөкер, дип, мондый төр программаларны тормышка ашыручыларга рәхмәтләр укып яшәп яткан көнебез.

Илдус ГАПТРАХМАНОВ, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фондының райондагы вәкиле:

-"Социаль ипотека" программасы кысаларында торак алучыларга, кирәкле документлар тупланганнан соң, махсус көйләнгән сервер 28,5 елга кадәр еллык җиде процент түләү шарты белән түләүләр графигы әзерләп бирә. Анда эш стажы, бер гаилә әгъзасына исәпләнгән керем, беренчел кертем дә исәпкә алына.

Түләүләрне барлык банкларда, Татарстан Дәүләт хезмәтләр порталы аша да башкарырга була. Вакытында түли алмаучылар өчен дә төрле вариантлар каралган, кичектерү җае да бар.

"Социаль ипотека" программасы буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр өстәмә мәгълүмат белән Дәүләт Торак фондының kooperativrt.ru сайтында таныша алалар. Шулай ук район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен телефон: 2-80-56, 2-60-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk