Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән әңгәмә

Соңгы көннәрдә барлык дөнья акка төренеп, кышкы йокыга талган кебек тоелса да, яшәеш дәвам итә. Кукмараның завод-фабрикаларында эш кайный, төзелешләр бара. Җир йөзенә сабыйлар аваз сала. Кыскасы, кышкы айларда эшләр бер кавемгә тукталгандай булса да, тормыш тәгәрмәче алга таба тәгәри дә тәгәри. Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да...

Соңгы көннәрдә барлык дөнья акка төренеп, кышкы йокыга талган кебек тоелса да, яшәеш дәвам итә. Кукмараның завод-фабрикаларында эш кайный, төзелешләр бара. Җир йөзенә сабыйлар аваз сала. Кыскасы, кышкы айларда эшләр бер кавемгә тукталгандай булса да, тормыш тәгәрмәче алга таба тәгәри дә тәгәри. Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга да сорауларыбыз шактый тупланган булып чыкты. Яңа ел алды мәшәкатьләренә чумып, үтеп баручы елга нәтиҗә ясарга әзерләнеп йөргән җиреннән бүлдереп, аңа үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

1.Кукмарада үткән халык җыеннары барышында күпкатлы йортларга видеокамералар урнаштыру турында да сөйләшүләр булган иде. Бүгенге көндә бу юнәлештә алга китеш бармы әле?

-Күпкатлы йортларга видеокамералар урнаштыру көн кадагында торган мәсьәләләрнең иң мөһиме, дисәң дә була. Чөнки бүгенге көндә куркынычсызлыкны, халыкның иминлеген тәэмин итү ягыннан иң кулай булган ысулларның берсе ул. Бу - заман таләбе. Халык аның кирәклеген аңлый башлады инде. Әлбәттә, күпләрнең видеокамералар өчен акча чыгарасылары килми. Әмма спорт мәйданчыкларын җимерәләр, башка җирдән килеп чүп ташлап китәләр, агачларны сындыралар, дигән зарлану сүзләрен еш ишетәбез. Камера кую әлеге тәртипсезлекләргә дә киртә булып торыр иде. Чөнки ишегалды, йорт тирәсе тәүлек дәвамында шәхси саклау оешмасы (ЧОП) хезмәткәрләренең күзәтчелегендә булачак.

Кукмараның кайбер күпкатлы йортлары бер ишегалдында урнашкан. Анда яшәүчеләр бергә җыелып сөйләшсәләр, аңлашсалар, бу эш алар өчен очсызракка да төшәр иде дип уйлыйм. Кеше саны күбрәк булган саен, түләве дә кимрәк була бит. Кайберләрендә шәхси кибет, даруханәләр дә урнашкан. Аларның хуҗалары белән дә сөйләшеп бер фикергә килергә була.

2.Күпкатлы йортларның подъездлары янына ук машиналарны куялар, кайвакытта үтеп китәрлек тә булмый, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

-Кукмарадагы күпкатлы йортлар тирәсен бер кат карап, барлап чыгып, тиешле юл билгеләренә заказ бирдек. Поселокта бик яхшы итеп эшләнгән машина кую мәйданчыклары бар. Нур Баян, Степан Разин урамнарындагы мәйданчыкларга тәртип белән машина куярга өйрәнеп киләләр. Әмма кайбер йорт тирәләрендә туктап торган зур фура, газель машиналары да очрый. Королев урамындагы "Квартал" сәүдә йортына машина белән туктаганда аның янәшәсендәге агачларны сындыру очраклары булды. Бу өлкәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә ныклы эш башланды, алар тарафыннан шактый беркетмә төзелде.

3.Быел Кукмарада зур күләмле эш башланды - ничә ел ташландык булып яткан гаражлар, сарайлар сүтелә башлады...

-Әйе, хуҗасының сарай-гараж ишеген ун ел дәвамында бер тапкыр да ачып караганы булмаса да, инде йозагы күгәреп бетсә дә, ул аңа теше -тырнагы белән ябышып, сүттермәү ягын карый. Авырлык белән булса да, Кукмараны рөхсәтсез төзелгән корылмалардан чистарту дәвам итә. Атна саен 8-10 кешегә беркетмә төзелә. Күпкатлы йортларга терәп үк салынган базлар барлыгы да ачыкланды. Хәтта Пугачев урамындагы йортларның берсендә баз ясыйбыз дип, йорт нигезен казып төшүчеләр дә бар икән. Бу бит инде йорт өчен никадәр куркыныч тудыра! Өченче урта мәктәп, Степан Разин, 91 йорт артындагы, тимер юл кырыендагы сарай-гаражларны сүттерәсе бар. Язга кадәр Кукмарада рөхсәтсез бер корылма да калмас дип планлаштырыла. Ә инде гаражлы булырга теләүчеләр өчен киләчәктә урын күрсәтеләчәк, аның җире тиешле таләпләр нигезендә рәсмиләштереләчәк һәм гаражлар бер түбә астында булачак.

4.Кукмараның күп өлешенә быел тротуар салынды. Әмма машина юлыннан йөрүче җәяүлеләрне дә күрергә була әле.

- Әйе, "Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре тротуарларны кардан көрәп, чистартып, себереп торсалар да, юл кырыеннан атлаучылар да бар. Андыйларның берничәсен ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафка тартты инде.

5.Газетабызның бер санында "Сорау-җавап" рубрикасы кысаларында "Зур Кукмара белән үзәк дәваханә арасындагы агачларны ник кисәләр?" дигән сорау бирелгән иде. Аңа җавабыгыз да урнаштырылды. Әмма агачларны кисү дәвам итә. Кукмарага керү өлешенең бөтен матурлыгы юкка чыга түгелме соң?

-Бу мәсьәлә үземне дә бик борчый. Әмма "Россия тимер юллары" җитәкчелеге боерыгы белән ул агачларның алга таба барысы да киселәчәк, диделәр. Бу агачлар алар карамагына рәсмиләштерелгән җирдә, һәм бозлы кар яугач, агачлар югары көчәнештәге электр чыбыкларына сынып төшәләр, тимер юл хәрәкәтенә зур уңайсызлыклар тудыралар дип аңлаталар алар бу эш-гамәлләрен. Без бу юлы алар каршында көчсез. Киләчәктә Кукмарага керү өлешенә кечкенә куаклар утыртып яки башкача яшелләндерәсе булыр.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X