Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара мәдрәсәсенә укырга чакырабыз

Кукмара мәдрәсәсе 2015 - 2016 уку елына укучылар кабул итә. Заманча җиһазландырылган 3 катлы бинада белем алу өчен барлык шартлар булдырылган. "Халык мәдрәсәсе" исемен лаеклы рәвештә йөрткән дини уку йортының башлангыч бүлегендә ислам дине, гарәп теле нигезләрен өйрәнергә, ислам әхлагы, гакыйдәсе белән танышырга, изге Коръән мәгънәләрен, аны гарәпчә уку кагыйдәләрен...

Кукмара мәдрәсәсе 2015 - 2016 уку елына укучылар кабул итә. Заманча җиһазландырылган 3 катлы бинада белем алу өчен барлык шартлар булдырылган. "Халык мәдрәсәсе" исемен лаеклы рәвештә йөрткән дини уку йортының башлангыч бүлегендә ислам дине, гарәп теле нигезләрен өйрәнергә, ислам әхлагы, гакыйдәсе белән танышырга, изге Коръән мәгънәләрен, аны гарәпчә уку кагыйдәләрен үзләштерергә мөмкин булачак. Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә.

Башлангыч бүлектән тыш мәдрәсәдә урта-махсус (һөнәри) бүлек тә эшләп килә. Әлеге бүлеккә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Алар имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме (мөгаллимәсе) белгечлекләрен үзләштерә алачак.

Һөнәри бүлектә уку вакыты - 4 ел. Башлангыч бүлектә уку вакыты - 3 ел. Уку бүлекләренә муафыйк рәвештә мәдрәсәне тәмамлаучыларга дини белемгә ия булуны раслаучы шаһәдәтнамә (диплом) бирелә.

Кирәкле документлар:

Гариза һәм шәхси мәгълүматны туплаган анкета (мәдрәсәдә бирелә торган бланкалар буенча тутырыла); паспорт күчерелмәсе (якшәмбе мәктәбенә укырга керүче балалар өчен - туу турындагы таныклыкның күчерелмәсе); ахыргы дөньяви белем турындагы таныклык (диплом) күчерелмәсе; 3х4 зурлыгындагы 2 фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан, ир-егетләр түбәтәйдән).

Абитуриентлар әңгәмә һәм тапшырылган документлар нигезендә мәдрәсәгә кабул ителә. Документларны тапшыру вакыты 30 сентябрьгә кадәр.

2015 - 2016 уку елына укырга керергә теләүчеләр өчен 20 сентябрь якшәмбе көнне Кукмара Үзәк мәчетенең зур залында беренче оештыру җыелышы үткәрелә. Башлана 9 сәгатьтә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84364) 2-66-75, 89270350904

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев