Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара дәваханәсе табибларына рәхмәтем зур

Без һәрвакыт бер-беребезгә, якыннарыбызга, туганнарыбызга саулык телибез. "Авырмагыз, сәламәт булыгыз", - дибез. Көндәлек тормышта, авырмаганда бу сүзләр ничектер колак яныннан үтеп китә кебек. Авыру килеп тотса, сәламәтлегеңне өлешчә я бөтенләй югалтасың, бар эшеңне ташлап, хафага батасың, халык медицинасына, төрле кешеләрдән ирешкән киңәшләргә дә колак саласың. Юк шул, медицина учреждениесенә барып,...

Без һәрвакыт бер-беребезгә, якыннарыбызга, туганнарыбызга саулык телибез. "Авырмагыз, сәламәт булыгыз", - дибез. Көндәлек тормышта, авырмаганда бу сүзләр ничектер колак яныннан үтеп китә кебек. Авыру килеп тотса, сәламәтлегеңне өлешчә я бөтенләй югалтасың, бар эшеңне ташлап, хафага батасың, халык медицинасына, төрле кешеләрдән ирешкән киңәшләргә дә колак саласың. Юк шул, медицина учреждениесенә барып, табибларга мөрәҗәгать итмичә булмый. Бу сәламәтләнү өчен төп шартларның берсе.

Быелның май аенда Кукмара үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Без, неврология бүлегенең дүртенче палатасында ятучылар, барыбыз да канәгать булып калдык. Барлык урта медицина персоналының, техник хезмәткәрләрнең үз хезмәтләренә бик җаваплы карап, җиренә җиткереп эшләүләренә сокландык. Аларның төгәллеге, авыруларга ягымлы карашы бик уңай тәэсир итә, җылы мохит тудыра, тизрәк терелергә ярдәм итә.

Бүлек җитәкчесе Наталья Демидова барлык бүлекнең эшен көйләп, җайга салып, һәр авыруга дәвалау ысуллары билгеләп, үзенең тәмле теле, аерым мөгамәләсе, игътибары белән дә дәвалый. Дәваханәдә аерым шартлар тудыручы Равил Хәлиевка да без бик рәхмәтле.

Шунысын да әйтергә кирәк: авыруларның туклануы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган, итле, сөтле ризыклар белән беррәттән яшелчәсе дә, витаминлы ризыклар да бирелә.

Без еш кына тормыш кыенлыкларыннан, заманадан зарланырга яратабыз. Дөрес, картлык шатлык түгел. Гомер көзендә болытлы, салкынча көннәрне кояш кебек яктыртып, җылытып эшләүче әлеге коллективның үзеңә карата шундый игътибарын тойгач, яшисе килеп китә.

Рәсимә СӘЛАХОВА, Олыяз авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk