Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара 4нче мәктәбе пешекчесе Маша Самикованың һәр ризыгы тәмле була

Кукмара 4нче урта мәктәбендә пешекче булып эшләүче Маша Самикова турында күптән язарга уйлап йөри идем, ниһаять, кулыма каләм алдым. Маша Биектау районында туа. 8 сыйныфтан соң, кооператив техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлагач, аны Кукмарага өч айга практика үтәргә җибәрәләр. "Биектауымны сагынып, өч ай еладым", - дип искә ала Маша ул...

Кукмара 4нче урта мәктәбендә пешекче булып эшләүче Маша Самикова турында күптән язарга уйлап йөри идем, ниһаять, кулыма каләм алдым. Маша Биектау районында туа. 8 сыйныфтан соң, кооператив техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлагач, аны Кукмарага өч айга практика үтәргә җибәрәләр. "Биектауымны сагынып, өч ай еладым", - дип искә ала Маша ул вакытларны.

Пешекче хезмәтен Биектауда башласа, 1996 елда Кукмара урта мәктәбенә эшкә килә. Әйе, анда эшли башлавына да 18 ел гомер үткән. 36 ел пешекче һөнәре - күпме көч түгелгән. Хезмәтләре авыр һәм җаваплы, көннәрне аягүрә үткәрергә туры килә. Ә хезмәт хакы бик аз.

Үзенә насыйп ярын да Кукмарада таба ул. 30 ел элек бистәбезгә килен булып төшә. Тормыш иптәше белән бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып яшиләр. Бер малай һәм кыз үстергәннәр. Ике балалары да полиция хезмәтен сайлаганнар. Уллары Руслан районыбызда ЮХИДИдә хезмәт куйса, кызлары Тула шәһәрендә полициядә эшли. Ике оныклары бар. Маша - булган хезмәткәр, өендә уңган хуҗабикә дә. Барысына да өлгерә ул: бакча эшен дә аксатмый, чебешләр үстерергә дә ярата.

Кайсы гына укучыдан һәм укытучыдан сорасаң да, Маша апаның пешергән ризыкларын бик яратып ашыйбыз, диләр. Мәктәп ашханәсендә алар дүрт кеше эшлиләр.

-Маша апаны Швециягә җибәреп, шунда үзе пешергән ризыкларыннан күргәзмә оештырса, аңа Нобель премиясе бирерләр иде, - дип җавап бирделәр дуслары.

Әйе, киләчәктә дә Маша бик күпләрне тәмле ризыклары белән сөендерер. Афәрин, диясе генә кала.

Рафилә ФӘТТӘХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk