Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көтелмәгән хәбәр (хикәя)

Сания урын өстеннән саклык белән күтәрелде дә, ап-ак пәрдәләрен бер читкә җыерып, тәрәзәдән күз ташлады. Аның йөзендә сагыш, тирән хәсрәт чалымнары күренә. Сәбәбе дә бар шул: улы кичке якта дус-ишләре белән берни әйтмичә генә чыгып китте. Сәгать кичке ун, унбер, төнге унике тулды. Ә улы юк та юк, җитмәсә, кәрәзле...

Сания урын өстеннән саклык белән күтәрелде дә, ап-ак пәрдәләрен бер читкә җыерып, тәрәзәдән күз ташлады. Аның йөзендә сагыш, тирән хәсрәт чалымнары күренә. Сәбәбе дә бар шул: улы кичке якта дус-ишләре белән берни әйтмичә генә чыгып китте. Сәгать кичке ун, унбер, төнге унике тулды. Ә улы юк та юк, җитмәсә, кәрәзле телефонын да сүндереп куйган. Ни уйларга, кая барып бәрелергә белмәде ана. Төне буе керфек тә какмый, бердәнбер, газиз, кадерле улының ишектән кайтып керүен көтте ул. Тик Камил генә күренмәде...

Сания соңлап кына Таһир исемле иргә кияүгә чыга. Тормыш иптәшенең кулыннан килмәгән эше юк, акчаны да җиңел таба. Тик бер начар гадәте - "салырга" яратуы гына хатынның күңеленә тынгылык бирми. Сания тупырдап торган малай бүләк иткәч, Таһирнең башы күккә тия. "Башка аракы дигән зәхмәтне авызыма да аласы юк", - дип антлар эчсә дә, сүзендә тормый шул ир дигән зат. Башта хатыны аның әти булачагын хәбәр иткәч, соңрак "бала тәпие" юам дигән сылтаулар табып эчә дә эчә Таһир. Улы Камилгә бер яшь тулып киткәч, мал сараенда кисәк кенә, йөрәге тотып, гүр иясе була.

Улын бик авырлык белән үстерә. Кешедән ким булмасын, атасыз үсүенә хурланмасын дип, ике эштә эшли, улын яхшы итеп киендерергә, укытырга тырыша.

Менә инде илле биштән узган хатын шул күз нуры - егерме яшьлек улы Камилнең кайтуын түземсезләнеп көтә. "И, Ходаем, кая йөри икән минем газиз балам?! Аны бәла-казалардан үзең сакла", - дип ялвара.

Көндезге сәгать уникеләр тулып килә. Саниянең кулыннан эш төште. Әбәткә дип әзерләгән ашы да тозсыз, тәмсез тоела аңа бүген. Ул, соңгы өметен тәрәзәгә ташлап, улын көтеп талчыккан күзләре белән урам якка карады. Чү, ни күрә ул, алпан-тилпән килеп, тыкрык башыннан аның Камиле кайтып бара түгелме соң? "Әле эчү түгел, шул аракы дигән зәхмәтне авызына да алганы юк иде бит. Әллә мин үзем генә сизмәдем микән?"- дип, улын каршы алырга ашыкты ана. Камил, берни булмагандай, авызын колагына кадәр ерып, аны көтеп тилмереп беткән әнисенә караш ташлады да:

- Нихәлләр, әни, авырыйсың мәллә? Йөзеңнән нур качкан, ирсез яшәүләре авырдыр шул... Бизәнеп-ясанып йөрсәң, ирләр үзләре синең яныңа килерләр. Бер дә юкка борчылма, - дип, шаркылдап көлеп җибәрде.

- Улым, кичтән алып шушы көнгә кадәр кайда йөрдең? И, Ходаем минем турында уйлыйсыңмы соң син бераз, ә? Төне буе миңа берни хәбәр итми йөрдең, җитмәсә, эчеп тә кайткансың, ахры.

Саниянең йөзеннән берәм-берәм күз яшьләре тәгәрәп төште. Әлеге яшьләр улының, атасы ясаган ялгыш адымны кабатлап, эчеп кайтуын күрү көенеченнән иде. Ананың иң курыкканы - улының ялгыш юлга кереп китеп, теләсә кайда, әллә ниләр эшләр эшләп йөрүе.

Камил анасының күз яшьләренә дә игътибар итми үз бүлмәсенә юнәлде. Аның кичәге төннән соң бик нык башы авырта, күңеле болганып тора. Әйе, кичә дус-ишләре белән күбрәк эчеп ташладылар шул. Сәбәбе дә бар иде бит: иптәш егете чит җирләрне гизеп, армия сафларыннан туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан. Ә Камилгә армия турында кайгырасы юк, ул инде күптән хәрби билет иясе. Әнисе Сания бердәнбер баласын жәлләп, бар көчен түгеп, тырыша-тырмаша Камилен армия хезмәтеннән саклап кала алды.

...Бу төнне егет иң зур ялгышлык эшләде. Өч әзмәвердәй егетнең тәмле телләренә ышанып, тәүге тапкыр ап-ак порошоктан авыз итте. "Әнә бит ничек мактадылар, барлык проблемаларың онытылыр, гел елмаеп-балкып кына йөрерсең", - диделәр. Башта Камил тарткалашып маташса да, соңыннан барыбер җиңелде. Калтыранган куллары белән ак порошоктан авыз итте. Үзенең нәрсә татып каравын, нинди хата ясавын яхшы аңласа да, баш тартырга җөрьәт итмәде ул. "Бер татып караудан әллә ни булмас, бер-ике кулланырмын да, ташлармын", - дип уйлады.

Саниянең улы өчен бик нык эче пошты. Бу арада күзгә күренеп үзгәрде аның Камиле. Һәр кич саен чыгып китә, иртә белән генә өйгә кайтып керә, җитмәсә, авызыннан адәм чыдамаслык исләр бөркелеп тора, үзе исә дөньясын онытып, шаркылдап көлә. Соңгы арада әнисеннән акча да таптыра башлады Камил. Башта азрак сорады, тора-бара ул акчалар гына җитми башлады. Сания ни уйларга, кая барып бәрелергә белмәде. Тик ул бердәнбер улының наркоман булуын, көн саен энә белән шаярганын башына да китермәде...

Кичке якта алар ишеген бер төркем полиция хезмәткәрләре шакымаган булса, әле һаман да берни белми, төне буе йокы күрми күпме йөргән булыр иде Сания?! Аларны күреп, ана кеше имәнеп китте, йөрәге куркудан ярсып типте. "Яхшыга түгел бу хәл, Камиле үз башына котырып йөргән икән. Йә, Ходаем, тагын ниләр күрәсе бар икән бичара башымның?!" - дип уйларга өлгермәде, полиция хезмәткәрләре сүз башлады. Алар иң элек ана кешегә бу коточкыч хәбәрне ни рәвешле җиткерергә белми тордылар. Соңыннан Камилнең наркоман булуын, төнлә белән бер йортка кереп, шактый зур суммада акча урлавын хәбәр иттеләр.

Бичара ана... Башта бу сүзләргә ышанмаска тырышып карады да, соңыннан улының үз авызыннан ишеткәч, күнде ана йөрәге. Аңа бер сорау тынгылык бирмәде: әлеге зур сумманы ничек, каян алып түләргә? Төне буе шул хакта, бердәнбер Камиле хакында уйланып чыкты. Күңелендә бер-бер артлы сораулар туды: кайда хата җибәрде ул, әллә артык иркәләп Камилен үзе боздымы? Кеше каргышы дисәң дә... Юкса гомерендә кешегә авыр сүз әйткәне, юкка-барга беркемне дә рәнҗеткәне булмады. Тик язмыш аны сынавын дәвам итте...

Саниянең киләчәктә улын бик тә бәхетле итеп, үзенең ярдәмчесе итеп тоясы килсә дә, булдыра алмады. Аның Камиле атасы юлыннан, алай гына да түгел, тагын да яман сукмактан атлаган, наркотиклар колы булган. Киләчәктә ул туры юлга басармы икән? Саниягә анысы билгесез...

Иртәгә Камилгә суд буласы дигән көнне, бик авыр хәлдә Санияне дәваханәгә алып киттеләр. Киләчәктә Камил бу адымы өчен бик үкенер, бәлки, тәүбәгә дә килер. Тик соң булыр инде, бик соң...

Илзия ХАРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев