Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрәзәчегә бару – ярамаган эш

Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: "Фирая, зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән дөнья куйды), апам Коръән китабын ачып, синең язмышыңны караган, улыңда бозыклык булган, сезне бозганнар, моны якын кешегез эшләгән", - дип, аның исемен атады. Әгәр мин ислам дине кануннарын белмәсәм, бу сүзләрдән соң "күрәзәче" әйткән...

Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: "Фирая, зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән дөнья куйды), апам Коръән китабын ачып, синең язмышыңны караган, улыңда бозыклык булган, сезне бозганнар, моны якын кешегез эшләгән", - дип, аның исемен атады. Әгәр мин ислам дине кануннарын белмәсәм, бу сүзләрдән соң "күрәзәче" әйткән кеше белән араларыбыз бозылып, дошманлашып беткән булыр идек.

Менә шуңа күрә күрәзәчелек турында аңлатма бирергә булдым. Алда ниләр буласын Аллаһы Тәгаләдән башка беркем белми, белдерә дә алмый.

Кешелекне туры юлдан яздыру өчен җеннәр күп көч куялар, чөнки Аллаһы Тәгалә аларга бездәге иманны сынауны ирекле куйды. Җеннәргә адәм балаларында булмаган кодрәт бирелгән, алар төрле кыяфәтләргә керә ала, кайбер китапларда алар яктылык тизлеге белән хәрәкәт итәләр, диелә.

Күпчелек "күрәзәчеләр" алар белән элемтәгә керә һәм безгә "дөрес" мәгълүматны әйтә. Җеннәр аларга фәрештәләрнең үзара сөйләшкәннәрен ишетеп калып җиткерә. Күрәзәчеләргә бару - Аллаһы Тәгалә кушмаган эш, безгә әле аның өчен бик зур җавап тотасы була.

Җеннәр тарафыннан язылган сихер китабы белән ниндидер көчкә ирешәм дигән кеше үзе шайтан колына әйләнә. Төрле бозыклыклар кылганда, карта ачтырганда һәм Аллаһы Тәгаләбез кушмаганнарны эшләгәндә тискәре юлда булган җеннәр "хәрәкәткә" килә. Алар шушы бозыклыклар ярдәмендә кешенең теләсә кайсы әгъзасына үтеп кереп, борчу тудыра яисә гаиләдә тавыш-гауга китереп чыгара, хәтта үлем дә алып килергә мөмкин.

Сихер, бозыклык, күз тию юк димим. Әгәр авыру, борчуларыгыз турында аңлашырга кирәк икән, дин тотучы табибларга, тәкъва, пакь мөселманнарыбызга мөрәҗәгать итегез, алар сезгә дөрес киңәш бирер.

Инде ниндидер "сеанслар" уздыра яки үзеңдәге энергиясе белән тәэсир ясый икән, ул бик пакь, чиста күңелле, Аллаһыга гыйбадәт кылып, намазларын калдырмыйча, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши торган кеше булырга тиеш.

Кемгәдер ярдәм итәргә теләгәндә, Аллаһы Тәгаләдән сорап, Коръән укып, яман көчләрне, бозымнарны кудырырга мөмкин. Ә Коръәннән башка кергән "ярдәм көче" вакытлыча гына тынычландыра.

Фирая Мингалиева, Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев