Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрәзәче (хикәя)

Галиулла агай зурдан кубып улына өй салырга тотынды. "Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы" дисәләр дә, алай гына түгел икән әле ул, җәмәгать! Кирпечтән салынган өйнең эчендәге эшләр санап бетергесез икән бит әле?! Беркөнне газеталар карап утырганда Галиулла агайның күзләре "штукатурлыйбыз" дигән белдерүгә төште. Куллары үзеннән-үзе телефонга үрелде. Газетада...

Галиулла агай зурдан кубып улына өй салырга тотынды. "Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы" дисәләр дә, алай гына түгел икән әле ул, җәмәгать! Кирпечтән салынган өйнең эчендәге эшләр санап бетергесез икән бит әле?!

Беркөнне газеталар карап утырганда Галиулла агайның күзләре "штукатурлыйбыз" дигән белдерүгә төште. Куллары үзеннән-үзе телефонга үрелде. Газетада күрсәтелгән номерны җыйгач, телефонда ягымлы хатын-кыз тавышын ишетеп, бераз каушап калды.

-Алло! Мин ялгыш эләктем бугай. Миңа штукатурчылар кирәк иде.

-Дөрес шалтыратасыз. Штукатурчылар без - 4 хатын-кыз. Шофер белән 5әү булабыз.

-Кайчанрак килә алырсыз икән? Көз дә якынлаша, стенаның кибеп каласы да бар, тизрәк килә алмассыз микән?

-Кирәк икән, иртәгә үк киләбез, - диде телефонның теге ягыннан йөрәккә ятышлы тавыш.

Иртәгесен яңа өй каршысына шактый тузган, буяулары кубып беткән җиңел машина килеп туктады. Аннан берсеннән-берсе юан 50-55 яшьләрдәге 4 хатын-кыз төште. Алар төшкәч, сыгылып торган машина да, җиңел сулагандай булды. Галиулла агай аларны күргәч, бер мәлгә югалып калды. "Эшли алырлармы икән соң болар? Бигрәк карт күренәләр. Ялгыштым, ахры..." - дип уфтанып куйды. Штукатурчылар хәл-әхвәл алышкач, җиң сызганып эшкә тотындылар. Галиулла агай да алар тирәсендә бөтерелде. Хатыннарның тырышып эшләвен күреп, йөрәгенә җылы йөгерде.

-Нишләп сез шундый авыр эштә эшлисез?

Телефоннан сөйләшкән матур тавышлы хатын, елмаеп:

-Мин укырга барган идем дә, керә алмадым.

-Әйе, сез институтка укырга бардыгыз шул. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә. Берничә балл җитмичә керә алмыйча калдыгыз.

-Бәрәч, каян белдегез?

-Беләм, мин барысын да беләм... Сезнең нәрсә уйлаганыгызны да, күпме акча аласыгызны да беләм. Безнең бабайлар ягыннан күрәзәчәлек бар.

-И, шыттырып торма әле. Әйдә, минем турыда нәрсә әйтә аласың? - диде икенче хатын.

Галиулла буш чиләкне тоткан булып (имеш измә алып керә), мыек астыннан гына елмаеп, тышка чыгып китте. Измә болгатучы шофер егет янына барып, әкрен генә сораштырырга тотынды. Егеттән ул Хәернисаның ике улы барлыгын, иренең ялкау икәнлеген, бер улының яңа гына марҗа кызына өйләнгәнлеген, яңа гына өй салып чыгуларын, бөтен тормышын Хәернисаның үзе сөйрәгәнлеген белеп, ярты чиләк измә белән хатыннар янына кереп китте.

Хәерниса аны күрүгә:

-Әйдә, минем турыда ниләр әйтә аласың? Күрәзәче дидең бит. Мин кияүдәме? Балаларым бармы? - дип тезеп китте.

-Кияүдә. Ну, ирең бик ялкау икән. Ике улыгыз бар. Берсе яңа гына марҗа кызына өйләнгән.

-Каян беләсең? Кара, кара, бөтенесен дөрес әйтә. Әллә, чынлап та, күрәзәче инде. Әйдә, киләчәкне дә әйтеп кара. Килен белән әйбәт кенә тора алырбызмы икән?

-Бер-ике ай әйбәт кенә яшәрсез. Аннан тавыш чыга башлар. Ялкау ирең белән кире иске өегезгә чыгып, шунда яшисегез булмагае...

Хәерниса, күзләрен мөлдерәтеп, Галиулла агайга карады да: "Беренче күрүдә үк ошатмаган идем шул киленне", - дип авыр сулап куйды. Хатыннар шикләнеп тә, куркып та бер-берсенә карап алдылар.

Көн кичә авышты. Кояш бүгенге көн белән саубуллашырга теләгәндәй, офыкка таба юнәлде. Хатыннар да эшләрен төгәлләп, өйләренә кайтып киттеләр. Галиулла агай елмаеп уйлап куйды: "Яшь булмасалар да, каты эшлиләр, чукынчык! Ничә казан измә аттылар, бит! Эшләп чарланганнар болар!"

Иртәгесен нәкъ иртәнге сәгать 7дә, машиналарын авыр сулатып, ә үзләре көлеп-шаярып, эшчеләр Галиулла агайның яңа өе янына килеп туктадылар:

Арадан тагын берсе, Хөббениса исемлесе, Галиуллага карап:

-Әйдә, минем турыда нәрсәләр әйтә аласың?

-Башымны катырмагыз әле. Кичә дә энергиямне алып бетергәнсез. Төне буе йоклый алмыйча чыктым. Эшләгез, аннан карарбыз.

Шулай дими соң? Галиулланың башында җилләр уйный, Хөббениса турында бер кечкенә генә мәгълүмат та юк бит.

Ул тагы измә чиләген тотып, шофер егет - Хөббенисаның кияве янына чыгып китте. Хөббениса турында шактый мәгълүмат җыйгач, хатыннар янына керде.

-Минем кияү ничек эшли соң? - дип кызыксынды Хөббениса.

-Киявең бик яхшы эшли, ну аның белән кызың идарә итә икән...

-Кара, кара, дөрес әйтә бит бу, - дип көлештеләр хатыннар.

-Тагын бер киявең бар әле синең. Анысын галстук таккан итеп, автобуслар арасында күрәм. Начальникка охшаган. Ну бу киявең үзе синең кызың белән идарә итә.

Хөббениса телсез калды. Галиулла агай әйткәннәр барысы да дөреслеккә туры килә иде. Туры килми ни! Галиулла инде 4 хатын турында да мәгълүмат җыйган иде.

Ике хатынга дөрес итеп юраганын ишеткәч, Сабира да үз бәхетен сынап карарга теләде.

-Я, минем турыда ни әйтә аласың? Галиулла күрәзәче формасын китерү өчен күзләрен йомып, кулларын җәеп торды беразга.

-Малаең бар, каядыр читтә йөри. Диңгез күрәм, теплоход, тукта, болар монда чабышалар. Ә, тукта, болар бииләр бугай. Киленең дә шунда. Бик кыю күренә, җитмәсә, акчага да бик хирыс икән.

Сабира шаккатты.

-Теплоходны ничек күрә ул?

Күрә, Галиулла барысын да күрә, боларның барысын да шофер егеттән күптән сорап куйган иде бит.

Күзләрен зур ачып, аптырап карап торган Хабирәгә таба карап:

-Ә сез яңа гына өй җиткергәнсез. Яңа өйгә чыгарга уйлыйсыз. Бер-ике айдан пенсиягә чыгар вакытың җиткән икән. Пенсиягә чыккач, рәхәтләнеп ял итәргә икән исәбең. Ай-һай... Әле ял итә алмыйсың син. Кияү белән кызыңа өй салырга булышасың бар әле.

Хабирә авыр сулап: "Һай Алла, миңа үлгәнче эшләргә микәнни?" - дип уйлап куйды.

Хатыннар эшләрен бетереп, тиешле акчаны алып, кайтып киттеләр. Акча алганда арттырырга шүрләделәр, Алла сакласын, бөтенесен белеп тора бит! Ә Галиулла агай өйнең квадрат метрын әллә кайчан үлчәп, әзерләп куйган акчасын аларга бирде.

Бер-ике ай узгач, беркөнне Галиулла агай эштән кайтканда, үзләренең капка турысында торган "Ока" машинасын күрде. Машинадан бер бабай белән, бер яшь кенә хатын килеп чыкты.

-Галиулла агай сез буласызмы?

-Әйе, мин булам.

-Мин сезгә Хөббениса апа җибәргән иде.

-Кайсы Хөббениса?

-Сездә эшләгән. Сезнең күрәзәчелек сәләте бар икән бит.

Күрәзәче сүзен ишеткәч, Галиулла агайның бермәлгә теле кибеп авызына ябышты, ул югалып калды: "Я Алла, уеннан уймак чыкты түгелме?" - дип уйлады ул, борчылып. Шулай да үзен кулга алды.

-Әйдә, өйгә керәбез, - дип хатынны капкадан кертеп җибәрде, ә үзе бабайны кыстаган булып, бу хатын турында бераз мәгълүмат җыйды.

Галиулла хатынның вакытыннан алда чал кергән чәчләренә, талчыккан йөзенә, сенаж исе аңкып торган киемнәренә карап, әкрен генә тезеп китте:

-Сез фермада эшлисез икән. Эшегез бик авыр. Ирең эшләми, эчәргә бик ярата икән. Ике бала уйнап йөргәнен дә күрәм әле мин.

-И -и-и. Һай, дөрес әйтәсең бит, барысын да. Менә шул алкашны ничек айнытырга дип аптырап килдем инде сезнең янга.

-Әйе шул, син инде күптән килергә әзерләнеп йөрдең. Кеше киләм дип йөрсә, мин үземне начар хис итәм. Бу арада авырткаладым дип, күрәзәчеләргә хас булган сүзләрне исенә төшерә-төшерә шыттырды Галиулла.

-Абзый җаным, көн саен эчә бит, бер тыныч көнем юк, туктатып булмас микән соң?

-Булыр, нигә булмасын? Ул хәзер суррогат эчеп аңгыраеп беткән инде. Син, сеңлем, иреңә иртәгә коньяк алып кайт.

-Коньяк? Син нәрсә? Кыйбат тора бит ул!

-Әйе, аласың килмәс. Шулай да берне генә булса да ал. Иртә белән айныгач, ул синнән аракы таптырыр. Менә шул чакта инде син коньякны өстәлгә чыгарып утырт, яратып, назлап кына бер рюмка салып бир. Ул бу хәлдән аптырап калыр: "Нәрсәгә кыйбатлы коньяк алдың? Миңа суррогат та ярый", - дияр. Ә син аның чәчләреннән сыйпап: "Юк, инде, бәгърем, синең сәламәтлегең миңа кадерле. Суррогат эчә-эчә аңгыраеп беттең бит инде. Үзем ач-ялангач булсам булам, ну сиңа көн саен коньяк эчертәчәкмен", - дип тагын салып бир. Мин сиңа берсеннән-берсе матур коньяк шешәләре биреп җибәрәм, аларына әз генә суррогат кушып, каты чәй тутырырсың. Ә син коньяк шешәләрең бушаса да, ташлама, күз алдына тезеп куй. Гел баш миен бораулап: "Менә бу шешәгә малайга ботинка аласы идек, ярар инде, тишек ботинкасы белән йөреп торсын!", "Ә бу шешәгә кечкенә малайга чана алган булыр идек", - дип көн саен кирәк әйберләреңне сана.

-Ә ул эчүеннән туктармы соң? Әйбәт торырбызмы? - дип, ашыгып сорады яшь хатын.

Галиулла аның кулын алып, хатынның яргаланып беткән кулына карап торды да: "Ирең эчкән чакта читкә дә тайпылып, шаярып алгансың икән. Ярый әле, озакка китмәгән, вакытында туктап калгансың.

Яшь хатын кызарып куйды.

-Ярар, монысы үткәндә калсын, алга таба бар да яхшы булыр. Якты, матур киләчәк күрәм. Хатын, чын күңеленнән ышанып, ашыгып, сумкасын актара башлады.

-Юк, юк, сеңлем, миңа берни дә кирәкми. Миңа өстәгеләр синнән акча алмаска кушалар.

Хатын гаҗәпләнеп, шул ук вакытта акчасы янга калганга сөенеп, Галиулла агайга рәхмәтләр әйтеп саубуллашты.

Шушы хәлдән соң, ике ай уздымы, әллә өч аймы, Галиулла агай өендә телефон шалтырады. Телефонның теге ягында шатлыклы тавыш ишетелде: "Галиулла агай, тормышыбыз көйләнде бит. Ирем эчми башлады. Эшкә дә чыкты. Минем өчен, балалар өчен нишләргә белмичә тора. Хәзер мине "Син минем коньягым" гына дип атый. Рәхмәт инде, Галиулла агай. Менә шундый хәлләр".

Галиулла агай бу сүзләрне ишеткәннән соң, сабый баладай чын күңелдән сөенеп уйлап куйды: "Әллә чынлап та күрәзәчеме икән мин?"

"Кара әле, Галиулла агай, иптәш хатыным да исерек ире белән бик тилмерә. Әгәр дә аны синең янга җибәрсәм, кабул итәрсең микән?"

Галиулла абзый бу сүзләрне ишеткәч, куркып, тизрәк: "Юк, юк, мин хәзер бер кешене дә кабул итмим. Сездән соң да авырып яттым. Зинһар, җибәрә күрмә", - дияргә ашыкты.

Шушы көннән соң Галиулла агайның күрәзәчелек сәләте юкка чыкты.

Җәмәгать, сез дә Галиулла агай кебек күрәзәчеләргә тап була күрмәгез!

Мөнәвәрә ШӘФИГУЛИНА, Зур Сәрдек

фото http://cityreporter.ru/news?page=75&quicktabs_5=0&quicktabs_3=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk