Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кризис безгә нипачум: Халык таксида ничек җилдергән булса, хәзер дә шулай йөри

Кризис безне кайбер нәрсәләргә өйрәтергә өлгерде инде, әйтик, читнеке урынына үзебезнекен ашый башладык. Тик интернетта «Кока-кола»ны эчүдән туктыйк!» дигән ялкынлы шигарь очрап торса да, Америка мирасы - «Макдоналдс»тан кеше өзелгәне юк әле. Баксаң, икътисади кыенлыклар алдында такси хезмәте дә тез чүкмәгән, халык элек ничек җилдергән булса, хәзер дә таксига акча...

Кризис безне кайбер нәрсәләргә өйрәтергә өлгерде инде, әйтик, читнеке урынына үзебезнекен ашый башладык. Тик интернетта «Кока-кола»ны эчүдән туктыйк!» дигән ялкынлы шигарь очрап торса да, Америка мирасы - «Макдоналдс»тан кеше өзелгәне юк әле. Баксаң, икътисади кыенлыклар алдында такси хезмәте дә тез чүкмәгән, халык элек ничек җилдергән булса, хәзер дә таксига акча туздыру тизлеген киметми.

Таксига алмаш: автобус, велосипед һәм... «тәпи-тәпи»

Бу елның март ахырында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашты. Республиканың алкоголь ассоциациясе рәисе Анна Галимова инде мең дә бер бәхәс китереп чыгарган Казан үзәгендәге түләүле парковкалар турында сорады. Эш көннәрендә кичке алтыдан унбергә кадәр, ял көннәрендә көндезге уннан кичке унга кадәр аларда машинаны бушлай калдырып булмасмы, диде. Анна Галимова сүзләренчә, әлеге адым шәһәр үзәгендәге ресторан, кафе, кунакханә хуҗалары - кече һәм урта бизнеска бик зур ярдәм булыр иде. Чөнки кеше, үзәктәге кафеда тамак ялгап алу өчен генә машинасын түләүле парковкада калды­рырга теләмичә, башка җиргә китә.

Рөстәм Миңнеханов моңарчы да, очрашуда да муниципаль парковкалар­ны акча эшләү түгел, шә­һәрне машина һөҗүменнән саклап калу чарасы дип атады. Икенчедән, без инде таксидан файдалануга күчәргә тиеш.

- Сингапурда такси менә дигән итеп эшли, сыйфатлы да, арзан да. Бүген җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тиешбез. Парковкадан кергән бөтен акчаны транспортны яхшыртуга тотарга килештек, безнең автобуслар уңайлы, такси бәяләре кулай булырга тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның бу сүзләре безгә таксиларның хәл-әхвәлен сораштырырга бер сәбәп булды да инде.

«Татарстан» такси хезмәтендә эшләүче Искәндәр Хәбибуллин сөйләвенчә, акча янчыгыннан караганда, бүген такси, чыннан да, арзан.

- 2010 елда Казанда такси тарифы 1 километр өчен 11 сум, ә бензин бәясе 20 сум тирәсе иде. Бүген исә тариф, эш һәм ял көненә карап, 13-14 сум, бензин бәясе - 30 сумнан артык. Бензин белән тариф арасында аерма зур хәзер. 2010 ел белән чагыштырганда, бүген бәясе төшкән бердәнбер әйбер - автомойка, чөнки ул өлкәдә көндәшлек көчле. Таксидагы кулай бәяләр әлеге дә баягы көндәшлеккә бәйле. Арзан таксилар күп булганга, башкалары да бәяләрен төшерергә мәҗбүр. Таксига карап, илдәге икътисади вазгыятьне ачыкларга була, - диде Искәндәр Хәбибуллин.

Таксист сүзләренчә, кризис аркасында клиентлар сирәгрәк җилдерә башлаган. Кайберәүләр әлеге хезмәтне җәмәгать транспортына алыштырган яки бөтенләй җәяү йөрүгә күчкән. Яшьләргә акчаларын янда калдырырга велосипед ярдәмгә килә. Искәндәр әйтүенчә, ял көннәрендә төнге клуб-кафеларга йөрүчеләр дә кимегән, шуның нәтиҗәсендә, төнге рейслар элеккеге сыман күп түгел.

- Клиентлар безнең бе­лән, нигездә, берничә темага - машина, гаилә хәле, ил-көн яңалыклары турында сөйләшә. Сирәк-мирәк кенә кризисны да телгә алалар. Әмма кризис, дип елап, борчылып утырган кешене күргәнем булмады. Азык-төлекнең кыйммәтләнүенә генә көрсенәләр. Таксида бит күбрәк акчалы кешеләр йөри - алар кризисны әллә ни сизми, ял итәргә Гарәп Әмирлекләре урынына Кырымга бара да шуның белән шул, - диде Искәндәр Хәбибуллин.

Акча телен белүче, сату-алу өлкәсендә эшләүче Сиринәне кризис таксидан баш тартырга мәҗбүр иткән. Ерак араны якын итәргә автобус яки үз машинасы булыша хәзер.

- Таксига аена 800 сум чамасы тота идем. Күптән түгел шәһәр үзәгеннән үзем яшәгән Побежимов урамындагы йортка 200 сумга кайттым. Бу минем өчен кыйбат, 100 яки иң күбе - 150 сум булса, һич югы, кулайрак булыр иде, - диде Сиринә.

Искәндәр Хәбибуллин клиентлар ташкыны саекты дисә, Казандагы «Доступное такси» идарәчесе Тимур Әсхәбиев сүзләре киресен раслый: клиентлары кризиска карап кына аларга хыянәт итмәгән. Җитмәсә, әлеге таксида, кризисның тезенә сугып, махсус чара уйлап тапканнар.

- Бездә хәзер ике төрле түләү ысулы бар. Беренчесе - таксометр буенча, ягъни үткән арага карап түләнә, икенчесе - «фиксированный» бәя. Мин әлеге хезмәтне Россия шәһәрләренең берсендә күрдем. Әйтик, Казандагы елга техникумыннан бер тукталыш үткәнгә бездә 80 сум алынса, башка компаниядә 55 сум чамасы. Әмма бераз ары китсәң, башкаларның бәясе артачак, ә без шул ук 80 сумга «Метро» сәүдә үзәгенә кадәр алып барабыз. «Фиксированный» бәя Казанның үзебез билгеләгән районнарында гамәлдә, әмма алар шәһәр районнары чикләре белән туры килмәскә дә мөмкин. Кеше бөкедә күпме генә утырса да, таксист кыска яки озын юлдан алып барса да, бәя үзгәрми. Таксометр буенча барырга теләүчеләр бер номер буенча, «фиксированный» бәягә икенче номер буенча шалтырата. Без хәтта аэропортка шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан 400 сумга алып барабыз, - диде Тимур.

Чаллыдагы «5 и 5 девяток» такси хезмәте 2010 елдан кеше ташый, бүген анда 1500ләп шофер эшли. Такси җитәкчесе Александр Новиков сүзләренчә, бәяне күптән күтәргәннәре юк. Клиентлар бераз кимесә дә, җитәкче кесәсе моны әллә ни сизмәгән.

- Таксиның тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кирәге чыга. Илебездә ни генә булса да, йөрергә кирәк бит. Таксист булып кына эшләп тамак туйдыручылар аз, күбесе безгә өстәмә акча эшләү максаты белән килә, - диде Александр Новиков.

- Рөстәм Миңнеханов, такси бәяләре кулай булырга тиеш, диде. Әйтик, урта хәлле Чаллы кешесенең эшкә таксида барырга һәм кайтырга мөмкинлеге бармы? - дим.

- Бар, клиентларыбыз арасында иртән дә, кичен дә таксида йөрүчеләр очрый. Безнең машиналар берничә төркемгә бүленә: эконом, урта һәм бизнес класс. Эконом класска ке­рүче кешеләрнең кереме аена 10 мең сумнан артмый, шунлыктан яхшы таксидан файдалана алмый. Эконом класс кешеләре гадирәк машинада йөреп, акчаны да азрак түли. Урта класска «Шкода Октавия», «КИА Рио», «Хундай Солярис» машиналарын тәкъдим итәбез. Бизнес класста «Тойота Камри», «Форд Мондео» машиналарында гына йөрүчеләр дә бар. Без урта класска йөз тотып эшли башлаган идек, хәзер дә күбесенчә урта һәм бизнес класска хезмәт күрсәтәбез. Уртача бәя - 100 сум, - диде Чаллыдагы такси хезмәте җитәкчесе.

Түбән Камада, «Бриллиантовая рука» фильмындагы кебек, якындагы икмәк кибетенә дә, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә дә 80 сумга барырга була. «Макс» такси хезмәте вәкиле Гөлфия Хөснетдинова әйтүенчә, алар таксометр белән дә, «фиксированный» бәя белән дә эш итә. Клиент үзе сайлый.

- Соңгы арада Түбән Камада «Омега» белән «Максим» кебек федераль такси хезмәтләре эшли башлады. Аларның бәяләре түбәнрәк булса да, уңайлылык аксый. Ә без уңайлылык тәкъдим итәбез, - диде. «Макс»та, бәяне арттырып, клиентларның котын алмаганнар, нәтиҗәдә, таксида җилдерүчеләр дә кимемәгән.

«Бомбила»лар белән көрәшергә кирәкми»

Җилкәннәрне җил сынаса, таксиларны кризис кына түгел, 2011 елда кабул ителгән «Такси турында»гы федераль закон да сынаган. 2011 елның апрелендә ул чактагы Россия Президенты Дмитрий Медведев имзалаган закон буенча, такси булып шәхси эшмәкәрләр яки юридик затлар гына хезмәт күрсәтә ала. Моның өчен рөхсәт - лицензия алырга кирәк. Әгәр сез лицензиясез кеше йөртеп, акча эшлисез икән, законны бозасыз булып чыга. Сезне халык телендә «бомбила» дип атыйлар. Әгәр таксистлар сафына күчәсегез килсә, шәхси эшмәкәр булып теркәлергә яки такси хезмәтенә урнашырга тиешсез. Өстәвенә, машинагыз түбәсендә - «шашечка», салонда - счетчик, ә кузовта шахмат тәртибендә шакмаклар сурәте булырга тиеш.

2014 елда Казанда 2012 елда гына оешкан «Белый барс» таксомотор компаниясе үз эшчәнлеген туктатты. Аның 250 машинасы, 50 меңләп клиенты бар иде, елына 30 миллион сум табыш кереп барган. «Белый барс» хәтта Универсиаданың рәсми йөртүчесе булып танылган иде, әмма «Аллаһның кашка тәкәләре» дә уңышсызлыкка юлыга икән бит. «Белый барс»ның генераль директоры Владимир Кудряшов 2013 елның мартында «БИЗНЕС Online» басмасына сөйләвенчә, ул бизнесны «Такси турында»гы закон үз көченә керә башлаган мәлдә - 2011 ел ахырында ачып җибәргән.

- Башта ук компанияне тулы цикллы итәргә ниятләдек: үз автопаркын, диспетчерлык хезмәтен, механикларын, медицина персоналын булдырырга. Лизингка 250 Renault машинасы алдык - экономнан башлап премиум класска кадәр. Һәр машинада - кондиционер, балалар кәнәфие бар. Әмма йөртүчеләребез «Лидер» белән «Татарстан» таксиларына китеп бетте. Аларның үз өстенә җаваплылык аласы килмәде, машинаны бәрәләр дә качалар иде. Безгә күпме бурыч өелеп калды, - дип сөйләгән Владимир Кудряшов.

Казанда тулы цикллы таксилар юк. Ягъни таксист үз машинасы белән хезмәт күрсәтә. Таксистлар колл-үзәкләр (диспетчерлык хезмәте) аша хезмәт күрсәтә, бернинди техник та, медицина тикшерүе дә узып тормыйлар. «Белый барс» исә үзендә эшләүче таксистларга үз машиналарын биргән булган. Кредитны түләүдә кыенлыклар барлыкка килгәч, лизинг компаниясе «Белый барс»ның бөтен машиналарын алып киткән. Владимир Кудряшов бизнесның әлеге төреннән читләшсә дә, кайчан да булса кайтырмын әле, ди.

2014 елның мартында Казан таксопарклары Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка административ басым ярдәмендә такси базарын легальләштерүне, бердәм диспетчерлык үзәге булдыруны со­раган иде. Идея чынга ашса, колл-­үзәктән елына 500 миллион сум салым кереп барыр иде. Әмма түрәләрнең әлеге хат уңаеннан бер җире дә селкенмәгән. Таксистлар фикеренчә, «Такси турында»гы федераль закон үтәлми, «бомбила»ларны контрольдә тоту мөмкин түгел.

Такси хезмәте белән шөгыльләнергә рөхсәтне Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бирә. Матбугат хезмәте җитәкчесе Наилә Клевлеева сүзләренчә, рөхсәт кешегә түгел, машинага бирелә. Гариза тапшырылганнан соң, лицензия өч көндә әзер була. Тизме? Бу исә эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләүчеләрне киртәләрдән азат итү өчен эшләнә. Бүген Татарстанда 11801 таксист рөхсәт нигезендә эшли.

Таксист Искәндәр Хәбибуллин фикеренчә, федераль закон кысаларында шашка, счетчик кую - уңай күренеш, әмма бездә бу, нигездә, ясалмалылыкка һәм акча җыюга кайтып кала. Шәхси эшмәкәр булып теркәлсәң, бик тиздән килеп җитәчәк салымнар белән страховка таксист булу теләген шунда ук сүрелдерәчәк. Рөхсәтне башка фирмалар аша эшләтү исә кирәк өчен генә башкарыла.

- «Бомбила»лар белән көрәшү мөмкин, тик аларны тулысынча закон белән генә җиңеп булмый. Бер караганда, кирәкмидер дә. Алар әкренләп үзләре юкка чыгачак. Кайберләре бәяне артык каера, кайберләренең машинасын бүген үк музейга куярлык. Халык алардан үзе йөз чөерәчәк. Такси хезмәтенә эшкә урнашу кыен түгел. Эшләсәң, акчасыз да утырмыйсың, юлда барганда, кул күтәрүчеләрне дә алырга тыелмый. Шулай да такси чакырту арзанрак та, җайлырак та, куркынычсызрак та, - диде Искәндәр Хәбибуллин.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk