25 апрель 2015 яңалыклары
-
Шаляпин яңа туган улына алсу төстәге кием кидерә (+ФОТО)
Җырчы Прохор Шаляпин олы яшьтәге хатыны белән аерылышып, модель Анна Калашниковага өйләнде. Март аенда аларның уллары туды. Прохор улының фотоларын интернетта халыкка күрсәтте. Фотоны күрүчеләр, баланың алсу төстәге киемәрен күреп гаҗәпләнде. чыганак: http://tuylar.ru/shalyapin-yana-tugan-ulyna-alsu-tostege-kiem-kidere-foto-2446
-
Кризис безгә нипачум: Халык таксида ничек җилдергән булса, хәзер дә шулай йөри
Кризис безне кайбер нәрсәләргә өйрәтергә өлгерде инде, әйтик, читнеке урынына үзебезнекен ашый башладык. Тик интернетта «Кока-кола»ны эчүдән туктыйк!» дигән ялкынлы шигарь очрап торса да, Америка мирасы - «Макдоналдс»тан кеше өзелгәне юк әле. Баксаң, икътисади кыенлыклар алдында такси хезмәте дә тез чүкмәгән, халык элек ничек җилдергән булса, хәзер дә таксига акча...
-
22,600 рентген радиацияле Фәнис Кукмарада яши
Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 29 ел тула. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче блогында көчле шартлау булып, бик зур янгын чыкканнан соң меңләгән кешеләр бу коточкыч авария нәтиҗәләренә каршы көрәшкә агыла. Алар бу вакытта сәламәтлекләре, радиациянең тәэсире турында уйлап та карамыйлар. Фаҗига булган җирдә күп...
-
Ничек ябыгырга?
Гомерендә бер тапкыр да диета тотмаган кеше сирәктер ул. Ябыгу проблемасы һәр хатын-кызны борчый торган мәсьәлә. Танылган йолдызлар (хәтта ир-атлар) арасында да артык килограммнар белән көрәшүчеләре күп. Тик, минемчә, диета - файдасыз һәм нәтиҗәсез әйбер, чөнки диетаны тотмый башладыңмы, югалган авырлык яңадан кайта башлый. Гомер буе диетада утыру да нормаль...
-
Казанда Тукай премиясе лауреатларын бүләкләделәр (+ФОТО)
Кичә Рөстәм Миңнеханов "2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы" 2015 елның 23 апрелендә кабул ителгән 411нче Указны имзалады. Бүген Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен "Мольба: стихи, повесть, рассказ", 2013 ел , «Путешествия: стихи», «К солнцу лицом» китаплары өчен Клара Булатовага,...
-
Уку вакыты иминият пенсиясенә керәме?
Минем хезмәт кенәгәмдә беренче булып, 1977-1978 елларда Казан вертолет заводының 24 номерлы ГПТУында укыды дигән язу тора. Әлеге уку вакыты хезмәт стажына керәме? Александр Әлеге сорауга район Пенсия фонды идарәсе житәкчесе Әлфинур Сабитова түбәндәге җавапны бирде. "Россия Федерациясенең хезмәт пенсияләре турындагы" 2001 елның 17 декабрендәге 173 номерлы Федераль законның 10,...
-
Дәртле хисләр сүрелмәсен (шигырь)
Кая чаба гомер сәгатьләре - Шундый уйның бармы туганы? Әле генә ямьле җәй иде лә, Бүген уйный карлы бураны. Әле генә унсигездә идек, Бүген инде гомер уртасы. Пар атлардай чапкан шул гомернең Билбегәсен иде тотасы. Дилбегәсен тотып, яшьлегемнән Бер киләсе иде әйләнеп. Уйларымның очы ялгыш кына Шунда калган бугай бәйләнеп....
-
Кукмараның бер кибетендә бозылган балыкка туры килдем
Беркөнне Кукмарадагы эре сәүдә кибетләренең берсеннән төргәкле (упаковкадагы) тозлы балык сатып алдым. Икенче көнне төшке ашка бәрәңге пешердем дә, суыткычтан балыкны алып, ачып карасам, ул бозылган, исләнгән булып чыкты. Мин аны кире кибеткә алып бардым. Бәясе дә кыйммәт түгел, 34 сум гына иде. Акчам җитәрлек минем, шунлыктан эш бәядә түгел,...
-
Райондашыбыз Рафилә Фәттахова “Ак калфак” оешмасы уздырган мастер-класста катнашты
Бөтендөнья татар конгрессында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс үткәрде. Әлеге чарада районыбыздан Рафилә Фәттахова катнашты. -Камыр ризыклары әзерли белсәк тә, аш-су остасы Резеда Хөсәеновадан чәк-чәк, гөбәдия, тутырылган тавык пешерү серләрен өйрәнү мастер-класста катнашкан һәркем өчен бик файдалы булды. Чит өлкәләрдән дә күп...
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Марат Хәсәновка мактаулы исем бирелде
Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Кукмара балалар сәнгать мәктәбе" балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең тынлы уен кораллары классы буенча укытучысы Хасанов Марат Рафагат улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.