Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмараның бер кибетендә бозылган балыкка туры килдем

Беркөнне Кукмарадагы эре сәүдә кибетләренең берсеннән төргәкле (упаковкадагы) тозлы балык сатып алдым. Икенче көнне төшке ашка бәрәңге пешердем дә, суыткычтан балыкны алып, ачып карасам, ул бозылган, исләнгән булып чыкты. Мин аны кире кибеткә алып бардым. Бәясе дә кыйммәт түгел, 34 сум гына иде. Акчам җитәрлек минем, шунлыктан эш бәядә түгел,...

Беркөнне Кукмарадагы эре сәүдә кибетләренең берсеннән төргәкле (упаковкадагы) тозлы балык сатып алдым. Икенче көнне төшке ашка бәрәңге пешердем дә, суыткычтан балыкны алып, ачып карасам, ул бозылган, исләнгән булып чыкты. Мин аны кире кибеткә алып бардым. Бәясе дә кыйммәт түгел, 34 сум гына иде. Акчам җитәрлек минем, шунлыктан эш бәядә түгел, ә халыкка бозылган әйбер сатмаска кирәклеген аңлатырга теләгән идем.

Әмма кассирлар да, директор урынбасары да мине тыңларга теләмәделәр: "Сез аны суыткычка куймагансыздыр, бәлки ул өегездә бозылгандыр, акчагызны кайтармыйбыз", - дип тавыш чыгардылар.

Кибеттән кәефем бик кырылып кайтты. Чекны да калдырып киттем. Сатып алучылар кибетләрдә товарларны карап алсыннар иде, минем кебек алданмасыннар. Әлеге кибеттә эшләүчеләр үзләрен танып әзрәк оялу хисләре кичерерләр дип уйлыйм.

Сүз уңаеннан, поселоктагы бер кибеттә (ул хәзер ябылды инде) сатучы кыз товарның саклану срогын һәрвакыт әйтеп бирә, шуннан да күңелем була иде.

Фәния, Кукмара

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcHQyby05aW05MEN5a3VuNW9KREZOR1Y4dkJZY2REQy16WmlpM3RJbDVEZ0s4UUN5MmRjTFhnMnV2Q2RvcElKSkhCd3h6V3RyYUxzQmgwRTl0a3BzNF90anFpd2dtYVZHQQ&b64e=2&sign=cda686e9d67d53ff8f50d66af3730f62&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X