Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күппрофильле лицей укучылары “Тыныч таңнарда-батырлар даны” дигән конкурста катнашты

"Сабантуй" журналының Арча Укучылар сарае хезмәткәрләре белән берлектә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Тыныч таңнарда-батырлар даны" дигән конкурс игълан иткәнен белгәч, укучыларым белән катнашырга уйладык. Конкурста 1-11 нче сыйныфларда белем алучылар әдәбият, журналистика һәм сынлы сәнгать номинацияләрендә көч сынаштылар. Күппрофильле лицейның 4 нче сыйныф укучылары Зәринә Бариева журналистика номинациясендә беренче дәрәҗәле...

"Сабантуй" журналының Арча Укучылар сарае хезмәткәрләре белән берлектә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Тыныч таңнарда-батырлар даны" дигән конкурс игълан иткәнен белгәч, укучыларым белән катнашырга уйладык. Конкурста 1-11 нче сыйныфларда белем алучылар әдәбият, журналистика һәм сынлы сәнгать номинацияләрендә көч сынаштылар.

Күппрофильле лицейның 4 нче сыйныф укучылары Зәринә Бариева журналистика номинациясендә беренче дәрәҗәле дипломга лаек булса, Самат Газизуллин сынлы сәнгать номинациясендә мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Күптән түгел Арча Укучылар Сараенда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Зәринә белән мине шул бәйрәмгә чакырдылар. Иң элек Арчаның "Казан арты"дип исемләнгән тарихи-этнографик музее белән таныштык. Бүләкләү тантанасына "Сабантуй" журналының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев та килгән иде. Аның үз кулларыннан дипломнар алу бик күңелле булды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Ахырдан истәлеккә фоторәсемгә дә төштек. Без, киләчәктә дә төрле конкурсларда катнашып, үз көчебезне сынап карарга һәм әлбәттә, җиңү яуларга кирәк дигән ният белән кайттык.

Алсу ҮЗБӘКОВА, лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев