Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан чалганда нәрсәгә игътибар итәргә?

- Корбанлыкка дип ниятләнгән хайванны бәрмәскә-сукмаска, әдәп-тынгылыкны сакларга; - чалуны үтмәс пычак белән башкарып, корбанлыкны газапламаска; - бер хайванны икенчесе алдында чалмаска; - чалу эшен Кыйблага таба юнәлеп башкарырга (мөстәхәб), корбанлыкны сул ягына яткырып, уң кул белән чалырга; - корбан ниятен һәм догасын гарәп телендә дә, татар телендә әйтергә мөмкин,...

- Корбанлыкка дип ниятләнгән хайванны бәрмәскә-сукмаска, әдәп-тынгылыкны сакларга;

- чалуны үтмәс пычак белән башкарып, корбанлыкны газапламаска;

- бер хайванны икенчесе алдында чалмаска;

- чалу эшен Кыйблага таба юнәлеп башкарырга (мөстәхәб), корбанлыкны сул ягына яткырып, уң кул белән чалырга;

- корбан ниятен һәм догасын гарәп телендә дә, татар телендә әйтергә мөмкин, иң мөһим шарт - ниятләп чалып җибәрер алдыннан "Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр" дип әйтү (тулысынча "Бисмилләһиррахмәниррахим" дип әйтелмәс);

- гаиләдә фәкать бер сарык Корбан итәргә мөмкинлек бар икән, ул гаилә башлыгы исеменнән чалынсын (башка гаилә әгъзасы яки вафат булган туганың исеменнән корбан чалырга ярый, ләкин әүвәл үз исемеңнән чаласы, ә туганнарың өчен икенчене чалу таләп ителә);

- гаетнең 3 көне дәвамында, гадәттә, вәҗеб булган корбан гына чалына, ә нәзер корбанын, шулай ук гакыйка, ягъни бала туу хөрмәтенә чалына торган корбанны башка көннәрдә чалырга кирәк.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=819.5hJw87NcY539FbXOa-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев