Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә өстенлекләр зур

Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара. Шәхсән үземнең дә ялга кайтканнары белән очрашып сөйләшкәнем булды. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдем. Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Бу хакта район хәрби комиссары Равил Гафиев белән әңгәмә кордык. -Равил Рамилевич, сер...

Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара. Шәхсән үземнең дә ялга кайтканнары белән очрашып сөйләшкәнем булды. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдем. Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Бу хакта район хәрби комиссары Равил Гафиев белән әңгәмә кордык.

-Равил Рамилевич, сер түгел, беренче чиратта һәркемне акчалата түләү мәсьәләсе кызыксындыра.

-Хезмәт хакына өстәмә түләүләрне дә кушып, гади (рядовой) хезмәткәрләргә һәм сержант составына түләү, уртача алганда, айга 23 мең сумнан 60 мең сумга кадәр тәшкил итә. Өстәмә түләүләр, тиешле еллар өчен түләү, вазыйфаи һәм һөнәри дәрәҗәләр, региональ коэффициентлар һәм ел саен индексацияләүләрне исәпкә алып, акчалата тәэмин итү арта барачак.

-Торак белән тәэмин итү, белем алу һәм башка мөмкинлекләрне үз эченә алган социаль пакет турында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.

-Торак мәсьәләсенә килгәндә, контракт буенча хезмәт иткән чорда вакытлыча торак яки тулай торакта урын бирелә яисә торак алып торган өчен акчалата компенсация түләнә. Егерме ел, кайбер очракта ун яки артыграк хезмәт иткән хәрби хезмәткәр даими яшәү өчен үзе теләгән төбәктән торак белән тәэмин ителә. Шулай ук туплау-ипотека системасында катнашып, өч ел узганнан соң, ягъни хезмәт итү срогының тәмамлануын көтеп тормыйча, теләсә кайсы вакытта ипотека кредиты ярдәмендә торак алу мөмкинлеге бар.

Хезмәт иткән чорда уку йортларында белем алырга була. Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, дәүләт белем бирү учреждениеләренә укырга кергәндә өстенлекле хокуклар каралган. Хәрби хезмәткәргә һәм гаиләсе әгъзаларына хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтелә.

Аерым категориядәге хәрбиләргә хезмәт итү урынында туклану оештырыла. Хәрби кием бирелә. Яңа хезмәт итү урынына, командировкага бару - бушлай. Егерме ел һәм аннан күбрәк хезмәт иткән очракта 45 яшьтән пенсия белән тәэмин итү каралган.

Гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләү мәсьәләсенә дә тукталу кирәктер. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булса - 3 миллион сум, сугышчан җәрәхәт нәтиҗәсендә хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, хәрби хезмәттән азат ителгәндә 2 миллион сум акча түләнә.

-Контракт төзергә җыенучыларга карата нинди таләпләр куела?

-Ир-егет 19-35 яшьтә, белеме гомуми урта (тулы) белемнән ким булмаган, медицина тикшерүе хәрби хезмәткә яраклы яки аз гына чикләүләр белән яраклы дип тапкан, һөнәри психологик сайлау нәтиҗәләре буенча - беренче чиратта тәкъдим ителә яисә шартлы рәвештә тәкъдим ителә диелгән, физик әзерлекле булырга тиеш.

-Контракт төзергә кемнәрнең хокукы юк?

-Россия гражданины булмаган, Федераль закон буенча яше туры килмәгән яки закон буенча контракт төзергә хокукы булмаган, суд аңа карата гаепләү һәм җәза турындагы карар чыгарган, сорау алу яки алдан тикшерү эше алып барылган һәм җинаять эше судка тапшырылган, кылган җинаяте өчен суд хөкеме юкка чыгарылмаган гражданнар белән контракт төзелми.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://www.souzdobro.ru/article/soldat-dobrovolets-plyusyi-i-minusyi-sluzhbyi-po-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk