15 октябрь 2014 яңалыклары
-
Якташыбыз, Казан шәһәренең ревматик чирләрне дәвалау үзәге мөдире Рәвия Мухина чит илдә стажировка үткән
Кая гына китеп гомер итсәләр дә, райондашларыбыз безнең өчен кадерле кешеләр булып калалар. Уңышларына ихлас куанабыз: үзеңнеке үз бит инде! Газетабыз битләрендә мөмкин булганча аларның тормыш-көнкүрешләрен яктыртып барырга тырышабыз. Әле менә Казан шәһәренең ревматик чирләрне дәвалау үзәге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган, югары категорияле табибәсе Рәвия Мухинаның хәл-әхвәлләрен белергә булдык. -Рәвия...
-
Өлкәннәр арасында баскетбол ярышлары узачак
Агымдагы елның ноябреннән 2015 елның мартына кадәр "Зилант" спорткомплексында өлкән кешеләр командалары арасында баскетбол буенча ярышлар узачак. Заявкалар һәм тәкъдимнәр 27 октябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 2-69-33. Оештыру комитеты фото: http://hotsport.ua
-
Контракт буенча хезмәт итүчеләргә өстенлекләр зур
Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара. Шәхсән үземнең дә ялга кайтканнары белән очрашып сөйләшкәнем булды. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдем. Дөрестән дә, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Бу хакта район хәрби комиссары Равил Гафиев белән әңгәмә кордык. -Равил Рамилевич, сер...
-
Кукмаралылар “Балкыш” фестиваленең гала-концертында катнашты
Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә ветераннар арасында оештырылучы "Балкыш" республика фестиваленең гала-концерты узды. Концертта фестивальнең лауреатлары -район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Ләйсән" вокаль ансамбле (җитәкчесе Заря Гыйниятуллина), "Баламишкин" гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Илгиз Зарипов) дә катнашты. фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2014/10/02/425093/
-
Кукмарага “Сәләт”тән кунаклар килде (+фото)
Кукмара 4нче урта мәктәбендә "Сәләт марафоны" егет-кызлары белән очрашу узды. Әлеге чарага район мәктәпләренең талантлы, иҗади, актив укучылары чакырылган иде. Кунаклар "Сәләт" лагере, анда эшләп килүче проектлар турында сөйләделәр, аның төрле юнәлештәге аланнары, эшчәнлеге белән таныштырдылар. Очрашу интеллектуаль уен, сорауларга җаваплар бирү һәм тәкъдимнәр белән үрелеп, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.