Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, Казан шәһәренең ревматик чирләрне дәвалау үзәге мөдире Рәвия Мухина чит илдә стажировка үткән

Кая гына китеп гомер итсәләр дә, райондашларыбыз безнең өчен кадерле кешеләр булып калалар. Уңышларына ихлас куанабыз: үзеңнеке үз бит инде! Газетабыз битләрендә мөмкин булганча аларның тормыш-көнкүрешләрен яктыртып барырга тырышабыз. Әле менә Казан шәһәренең ревматик чирләрне дәвалау үзәге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган, югары категорияле табибәсе Рәвия Мухинаның хәл-әхвәлләрен белергә булдык. -Рәвия...

Кая гына китеп гомер итсәләр дә, райондашларыбыз безнең өчен кадерле кешеләр булып калалар. Уңышларына ихлас куанабыз: үзеңнеке үз бит инде! Газетабыз битләрендә мөмкин булганча аларның тормыш-көнкүрешләрен яктыртып барырга тырышабыз. Әле менә Казан шәһәренең ревматик чирләрне дәвалау үзәге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган, югары категорияле табибәсе Рәвия Мухинаның хәл-әхвәлләрен белергә булдык.

-Рәвия ханым, нинди яңалыкларыгыз бар?

-Кызыксынуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Туган як сәламе күңелгә аеруча якын бит ул, ниндидер җылылык, рәхәтлек алып килә. Мин авылдашларым һәм райондашларымның ярдәмен тоеп яшим. "Ел табибы-2014" бәйгесенең лауреаты булып, чит илдә стажировка үтү бәхетенә ирешкәнмен икән, монда аларның да өлеше бар, дип исәплим.

Безнең ревматология үзәгенә авырулар республикабыз районнарыннан да, хәтта чит төбәкләрдән дә киләләр. Алар ярдәмне амбулатор рәвештә ала яки ятып дәвалана. Соңгы елларда бик күп яңа диагностика һәм дәвалау ысулларын гамәлгә керттек. Ревматик чирләрне башлангыч чорында туктатып калырга ярдәм итүче, бөтен дөньяда кулланыла торган ген инженериясе-биологик препаратлар, республикабызда беренче булып, безнең үзәктә куллануга кертелде. МРТ, КГТ (барлык әгъзаларны юка киселешләр итеп карау), лаборатор мөмкинлекләр заман таләпләренә җавап бирә. Сөякнең сынуларга каршы ни дәрәҗәдә нык булуын тикшерүче республикабыздагы бердәнбер денситометрия аппараты да безнең үзәктә урнашкан. Хезмәтебезгә иң зур бәяне Русиянең баш ревматологы, академик Евгений Насонов бирде. Ул безнең үзәктә соңгы бер ел эчендә генә дә ике тапкыр булды. Башка төбәк белгечләренә, бирегә килеп, тәҗрибә алырга кирәклеген белдерде.

-Берничә ел элек газетабызда чыккан язмада Сезне "фәрештәгә тиңлиләр" диелгән иде. Кешелекле, ярдәмчел булганлыктан, кукмаралылар сезгә күренергә тырышадыр, мөгаен.

-Мин үзем, 14 яшемә кадәр саф һавасын сулап үскән авылымны, "ухалла" арбасы белән үлән җыеп кайткан болыннарын, сыер-сарык көткән "Кортлык" чишмәсе буйларын, җырлап-биеп күңел ачкан клубын һәм, иң мөһиме, миңа белем биргән мәктәбемне, Березняк кешеләрен һәрчак сагынып яшим. Бәхеткә каршы, әти-әнинең дәрәҗәләренә күрә без гаиләбез белән авылда һәрвакыт хөрмәт күрдек, "Гаяз һәм Разыя кызлары" дигән олы исемне йөрттек. Әтиебез нибары 50 яшендә арабыздан киткәч, без -5 кызы, аңа лаеклы булып, тормышта үз юлыбызны таптык. Кабул итү бүлмәсенә кереп, мин Кукмара районыннан яки Березняк авылыннан дисәләр, бу юллама инде. Алар бит үткәннәргә алып кайталар... Күрше Тайфә апаның тәмле ипие, укытучы Нурзидә Абдуллинаның челтерәвек чишмәләр янында күмер самавыры белән чәй кайнатып эчертүләре, 60 яше тулган көнне бакый дөньяга күчкән Гөлфия апаның тәмле ашлары, әтиебезнең якын дуслары - Мөдәррис, Каюм һәм Нурлыгаян абыйлар белән пышылдап кына гәпләшүләре, авылдашларның җылы карашлары күз алдына килеп баса... Әле генә күрше Мәдинә апаның оныгы Зөлфия дәваланып китте. Мәдинә апа белән әниебез бик дс иделәр, серләре килешкәндер инде. Аллага шөкер, бүгенге көндә әниебез безнең белән, тиздән аңа 94 яшь тула.

-Рәвия ханым, Сезнең иҗат сөюче гаиләдән икәнегез мәгълүм. Пианинода уйныйсыз һәм хәтта ансамбль оештыргансыз икән. Ничек барысына вакыт табасыз?

-Ревматик чирләр бик мәкерле: буын һәм буын янында урнашкан барлык бәйләвечләр, мускулларның ялкынсынуына һәм, эчке әгъзаларга күчеп, йөрәк, үпкә, бөерләрнең зарарлануына китерә. Аларны җиңүдә, дарулардан тыш, хәрәкәт, җыр-моң, биюләр, сәнгать әһелләре белән очрашуларның тәэсире зур, дигән карашта мин. Безнең "Ак чәчәкләр"ансамблендә шәфкать туташлары, табиблар, үзебездә дәваланучы авырулар катнаша һәм аның составы даими рәвештә үзгәреп тора. Бүген бүлеккә сызланудан елап кергән авыру иртәгәсен безнең белән бергә сәхнәгә менеп җырлый. Бу инде үз-үзенә ышану, сәламәтләнүгә бер адым, дигән сүз. Егерме ел дәвамында эшләп килүче ансамбльнең вокаль төркеме йөзләгән авыруларга чир белән көрәштә җиңеп чыгарга ярдәм итте, дип горурланып әйтә алам. Әгәр буын авырта дип, аны ике-өч көн сыйпап ятсаң, дүртенче-бишенче көнне аякка басу икеле.

Җыр-моңга мәхәббәт мәктәп елларыннан ук килә. Без - биш кызны төрле сыйныфлардан "чүпләп" алалар да, "райкомнан Атлас абый Булатов җибәргән" (!) машинага утыртып, район мәдәният йортына алып китәләр иде. Шулай итеп, район яки республика күләмендәге җыелышлар һәм слетларда җыр-биюле, шигырь һәм акробатик этюдлардан торган концерт программасы белән чыгышлар ясарга туры килде. Авыл яшьләре белән трактор чаналарына, машиналарга утырып барып, тирә-юнь авылларның тамашачыларын куандыра идек җырларыбыз белән! Шул вакытта ук сәнгатьнең көченә, эштә һәм тормышта уңай тәэсир ясавына ныклап ышандым.

фото http://my.mail.ru/mail/mukhina5555/photo/_myphoto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk