Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәктә Вахит авылының барлык урам баганаларында да лампочкалар яначак

Газетабызның 4 декабрь санында "Бер җирлектән ике сорау" дигән исем астында чыккан хатта Вахит авылының кайбер урам баганаларында лампочкалар булмау турында әйтелгән иде. Бу язмага карата Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановтан түбәндәге җавап алынды: - Соңгы елларда җирлегебездә күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Республикада җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән...

Газетабызның 4 декабрь санында "Бер җирлектән ике сорау" дигән исем астында чыккан хатта Вахит авылының кайбер урам баганаларында лампочкалар булмау турында әйтелгән иде. Бу язмага карата Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановтан түбәндәге җавап алынды:

- Соңгы елларда җирлегебездә күп төзекләндерү эшләре башкарылды. Республикада җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән конкурста катнашып, 1 миллион сум грант оттык. Бу акча Вахит, Янил авылларында балалар өчен уен мәйданчыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршында һәйкәл ясауга тотылды. Халыктан җыелган үзкертем акчалары хисабына хоккей мәйданчыгының өлешчә уты алыштырылды, Тукай урамына су кертелде, балалар мәйданчыгы койма белән әйләндереп алынды, Янил зираты төзекләндерелде, Вахиттә җәйге сәхнә ясалды, берничә урамда юлга таш салынды. Республика программасы нигезендә дә Янилдә 11 миллион сумлык юл эшләре башкарылды. Моның өчен хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновка рәхмәтебез зур.

Урамнарда электр баганаларын алыштыру, кабель сузу буенча эшләр дә республика программасы нигезендә башкарыла. Эш бик катлаулы, озакка сузылды, хуҗалыкларда көнкүреш техникалары янып, эштән чыгу очраклары да булды. Җәй уртасында тотынуга карамастан, Вахиттә электр лампочкалары куелмаган берничә урам калып килә. Подрядчы оешма белән күп тапкырлар сөйләшенде, кронштейннар кайткач, куярга вәгъдә бирәләр. Бу эшләр алдан планлаштырылмагач, бюджетка лампочкалар алу өчен акча салынмаган иде (лампочкалар күп кирәк, берсе 600-800 сум тора). Өстәмә акча сорап, финанс-бюджет палатасына хат та язган идек, бюджетка җир һәм милек салымыннан өстәмә акчалар кермәү сәбәпле, гозеребез канәгатьләндерелмәде.

Ә киләсе елга, үзара салым акчалары җыелган очракта, светодиодлы лампочкалар (берсе 5800-6000 сум тора) алып, Янил, Вахит, көллият территорияләренә кую, берничә урамга вак таш түшәү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев