Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәктә күп итеп пенсия алыйм дисәң, махсус Программага кушыл

2009 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнарына булачак пенсияләрен хөкүмәт исәбенә зурайту мөмкинлеге бирелде. 56нчы Федераль Закон белән гамәлгә кертелгән Программа нигезендә пенсияләрнең тупланма өлешен формалаштыруда дәүләт булышлыгы күздә тотыла. Пенсияләре мул булсын дигәннәр бу программага инде кушылдылар, икеләнеп торучыларга ашыгырга тәкъдим итәбез. Чөнки программага быелның 1 октябренә кадәр генә кушылып...

2009 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнарына булачак пенсияләрен хөкүмәт исәбенә зурайту мөмкинлеге бирелде. 56нчы Федераль Закон белән гамәлгә кертелгән Программа нигезендә пенсияләрнең тупланма өлешен формалаштыруда дәүләт булышлыгы күздә тотыла.

Пенсияләре мул булсын дигәннәр бу программага инде кушылдылар, икеләнеп торучыларга ашыгырга тәкъдим итәбез. Чөнки программага быелның 1 октябренә кадәр генә кушылып була. Шул сәбәпле без РПФның район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитовага әлеге программаның уңайлыклары турында сөйләвен үтендек.

-Әлфинур Гайсовна, булачак пенсияне дәүләт финанславы Программасы нидән гыйбарәт?

-2008 елның 30 апрелендә кабул ителгән 56нчы Федераль Закон Россия гражданнарына булачак пенсияләренең тупланма өлешенә өстәмә взнослар кертеп, аны дәүләт һәм эш бирүчеләрнең ярдәме белән күпкә арттырырга мөмкинлек ача. Программада катнашу өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр булачак пенсионерның взнос кертүе кирәк һәм ул аннан соңгы ун елда дәвам итә ала. Әгәр Программада катнашучы бер елда кимендә 2000 сум взнос кертсә, дәүләт аны икеләтә арттыра, ләкин 12000 сумнан да артыкка түгел.

Мисал: гражданин взносы 12000+дәүләт булышлыгы 12000=24000 сум+дәүләт булышлыгын да кертеп, взносны инвестицияләүдән килгән табыш.

Шунысы да мөһим: эш бирүче, әгәр эшчесе әлеге Программада катнашса, бу взносны үзе теләгән, чикләнмәгән күләмдә арттыра ала. Әйтик: граждан взносы 12000+дәүләт булышлыгы 12000+эш бирүче взносы 12000=36000 сум+барлык взносны инвестицияләүдән кергән табыш.

-Программада кемнәр катнаша ала?

-Россиядә даими яки вакытлыча яшәүче яки чит илләрдә яшәүче 14 яше тулган, иминиятләнгән затлар булып пенсия иминиятендә теркәлгән Россия гражданнары. Шулай ук 1966 елдан соң туган соң һәм картрак, пенсияләренең тупланма өлешләре булмаган пенсионерлар бу Программадан файдалана алалар.

-Программага ничек керәсе?

-Россия Пенсия фондына гариза язасы. Аның бланкы район идарәсендә бар, ПФРның интернет сайтыннан да алырга мөмкин: www.pfr.ru. Гаризадан тыш паспорт һәм пенсия иминияте таныклыгы да кирәк. Гаризаны:

-шәхсән үзең РПФның район идарәсенә мөрәҗәгать итеп,

-эш бирүче аша тапшырып була. Эш бирүче аны өч көн эчендә РПФның җирле идарәсенә тапшырырга тиеш. Эш бирүченең эшчеләре 50дән арткан очракта гаризаларны РПФның район идарәсенә электрон почта, электрон имза белән җибәрә.

-Взносларны ничек күчерәсе?

-Үзең банк аша күчерә аласың. Реквизитлары күрсәтелгән түләү квитанциясе бланкын РПФның район идарәсендә яки теләсе кайсы банктан алырга була, РПФның интернет сайтында да бар. Взносларны елга бер тапкыр яки ай саен бүлеп тә түләргә мөмкин.

Эш бирүче ирекле формада язылган гариза буенча эш бирүче хезмәт хакыннан тотып калып, ирекле взносларны РПФның җирле органына күчерергә тиеш була. Гаризада күчереләсе сумма күрсәтелә һәм эш бирүче аны гариза язганнан соң алдагы айның беренче числосыннан күчерергә тиеш була.

-Эш бирүчеләр өчен ташламалар бармы?

-Эш бирүчеләр өчен бер кешегә 12000 сумга кадәр булган өстәмә взнос суммасыннан мәҗбүри пенсия иминияте взносы түләнми. Өстәмә финанслау суммасы, хезмәткә түләү чыгымнары исәбенә кертелгәнгә күрә, табыш салымын исәпләгәндә кертелми (тик 12 проценттан артык булмаса гына). Шулай итеп, эш бирүченең түләүләре кими, ә барлык тиеш булган иминият взносларын ул күчерә.

Эшчеләр өчен дә ташлама бар: алар пенсиянең тупланма өлешенә өстәмә взнос керткән сумма күләмендә салымнарын киметергә хокуклы. Бу сумма НДФЛ социаль салым составына кертелә. Салымны кире кайтару өчен җирле салым органнарына мөрәҗәгать итәсе.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Азат САБИТОВ

фото: http://admsheregesh.my1.ru/news/2011-12-19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk