Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз – “Кибетләрдә алданмагыз”

Газетаның бер санында "Кемгә ачыйм күңелемне" рубрикасы кысаларында "Кибетләрдә алданмагыз" дигән хат басылган иде. Чыннан да, ул сату нокталарында күзеңне ачып йөрмәсәң, хәзер алдаларга гына торалар. Иптәшем кибеткә чыкса, аның алданып кайтасына шик юк, чөнки ир кеше игътибар итми, вакланып тормый дип, кибетчеләр шактый суммаларга кесәсен юкарттылар инде аның. Ярар,...

Газетаның бер санында "Кемгә ачыйм күңелемне" рубрикасы кысаларында "Кибетләрдә алданмагыз" дигән хат басылган иде. Чыннан да, ул сату нокталарында күзеңне ачып йөрмәсәң, хәзер алдаларга гына торалар. Иптәшем кибеткә чыкса, аның алданып кайтасына шик юк, чөнки ир кеше игътибар итми, вакланып тормый дип, кибетчеләр шактый суммаларга кесәсен юкарттылар инде аның. Ярар, начарлык барыбер кире әйләнеп кайта ул. Беркөнне Кукмарадагы бер супермаркеттан 69 сумга эремчек һәм башка продукцияләр алдым. Кассада акча түләгәндә, кара, күпме генә әйбер алдым, продукциям 800 сумлык булды дигән уй кереп алды. Өйгә кайтып берничә сәгать үткәч, кулыма касса чегы килеп керде. Карасам, кассир бер эремчекне өч эремчек дип суккан, мин 130 сумга якын акча артык түләгәнмен. Шалтырттым бу кибеткә. Килегез, акчасын бирәбез, диделәр. Юл уңаеннан кереп чыктым. Шул ук кассир кыз иде. Акчаны алгач: "Сеңлем, нәрсә әйтергә кирәк?" - дигән сорау бирдем үзенә. "Рәхмәт" ди бу күзләрен тутырып карап. "Рәхмәт түгел, апа, гафу итегез", - дип әйтергә кирәк дидем. Иптәш хатынга кунакка баргач сөйләгән идем, берәү бер балык консервасы урынына бу кибет кассасы чегына сигез консерва дип сугылганын өенә генә кайткач күргән диде. Игътибарлы булыгыз!

Ләмига апагыз

фото: http://sanchezz.moy.su/news/2009-03-11-28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk