Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каенсарда яшәүче 80 яшьлек карт 50 баш умарта тота

Моңа кадәр ерып чыккысыз сазлы урамнарыннан интеккән белән Каенсар авылы (Ваҗашур авыл җирлеге) быел менә дигән юлга тиенер. Федераль программа кысаларында быел анда юл салу эшләре бара. Уйсулыклар, коры үзәннәр аша салыначак асфальт юл дистәләгән басу юл-сукмакларының санын киметер, шәт. Ә без шул бормалы "кәҗә сукмаклары" аша Биккенә ага Мамашевның...

Моңа кадәр ерып чыккысыз сазлы урамнарыннан интеккән белән Каенсар авылы (Ваҗашур авыл җирлеге) быел менә дигән юлга тиенер. Федераль программа кысаларында быел анда юл салу эшләре бара. Уйсулыклар, коры үзәннәр аша салыначак асфальт юл дистәләгән басу юл-сукмакларының санын киметер, шәт. Ә без шул бормалы "кәҗә сукмаклары" аша Биккенә ага Мамашевның өенә килеп җитә алдык.

Каршы чыккан оныгы:
-Бабай умарталыкта инде ул, - дип елмайды.

Иллеләп умарта арасында (төгәл санны умартачылар һичкайчан әйтмәс, җитез генә бөтерелеп йөргән Биккенә аганың 29 июньдә 80 яшен тутырасын белгәч, аптыравыбызның чиге булмады. Аның бабасы да, әтисе дә умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Ә менә улы, оныгы аңа булышсалар да, "Күңелләрен биреп, үзләре теләп алынмыйлар", дип уфтанды Биккенә ага.

Аның умарталыгы куаклы, чәчәкле коры елга үзәненә урнашкан.


-Акча җирдә ята, иелеп аласы гына, - дип тезеп китте Биккенә ага. -Бер елны җиде центнер бал суырттым. 150 баш умарта ояң булса - миллион сумны"эһ"тә итми эшләп алырга була.


Әмма һәркем умартачы була алмый. Бердән, корт чагуына аллергияң булмавы шарт, икенчедән, умарталарны "эшләтү" даими игътибар, бик күп хезмәт сорый. Иң бәхетле вакыт - бал суырту мизгелләре җиткәнче җәй буе төтен иснәргә, рамнарга балавыз куярга, кортларга өстәмә ризык бирергә, төрле чирләргә, көя күбәләгенә каршы көрәшергә кирәк.


Бал суырткач, пычрак эше дә җитәрлек: иске рамнарны ялт итеп чистартасы - бал кортлары чисталыкны ярата. Иске рамнардагы умарта ипиен (перганы) аерым җыясы, кәрәзен эретеп балавыз ясыйсы, прополисны бөртекләп җыеп барасы, анысы - балның үзеннән дә кыйммәтрәк дәва.


-Аерган корт күчен кешегә сатканым юк - "кул арты" китә, - ди танылган умартачы. -Я яңа ояга куям, яки хәлсез умартага ябам. Чагуын алар күбрәк бал суыртканда чага. 40-50 чагуга дә түзәм мин. Шуңа күрә буыннар сызлануыннан зарланмыйм.
Соры-кара прополис сеңгән куллар ел әйләнә тик тормаса гына балны мул итеп алып була шул. Эшкә иренми Биккенә ага, ә умарта асрау серләрен һәркем белән бик теләп уртаклаша.


Олы юбилей бусагасына баскан Биккенә ага Мамашев гомерендә бик күпне күргән. Юк, михнәтле тормышта яшәмәгән ул. Укытучы да булып эшләгән. Столярлык эшләренә дә маһир булуы, эшчәнлеге, тырышлыгы таза тормышта яшәргә мөмкинлек биргән. Ата-бабаларның язмышын хәтер сандыгында тота, сәяси эзәрлекләүләргә дучар булуларын да оныта алмый. Хәзерге вәзгыятькә карата да үз фикере бар аның. Алары турында кабат тасвирларга насыйп итсен. Ә хәзергә аңа комачауламыйк: эше хәттин ашкан.

Азат САБИТОВ.

фото: http://nia-globotech.narod.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk