Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каенсар клубы күргәзмә өченме әллә ул?

Безнең Каенсар авылы клубында чаралар үткәрелми диярлек. Күргәзмә өченме әллә ул клуб? Авыл халкы зары (Хаттан юллар) Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевтан түбәндәге җавап алынды. -Каенсар авылы клубы үзенең эшчәнлеген 2008 елда ачылган яңа клубта дәвам итә. Клуб мөдире Рәфидә Әскәрова һәм китапханәче Сәрия Шәйдуллиналар үзләренә йөкләнгән эшләрне һәр...

Безнең Каенсар авылы клубында чаралар үткәрелми диярлек. Күргәзмә өченме әллә ул клуб?

Авыл халкы зары (Хаттан юллар)

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевтан түбәндәге җавап алынды.

-Каенсар авылы клубы үзенең эшчәнлеген 2008 елда ачылган яңа клубта дәвам итә. Клуб мөдире Рәфидә Әскәрова һәм китапханәче Сәрия Шәйдуллиналар үзләренә йөкләнгән эшләрне һәр айны план нигезендә башкаралар. Эшләнгән эшләргә отчетны без фоторәсемнәр белән кабул итәбез, шуңа күрә аларның хезмәтен бәяләү өчен фактлар бар. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларга да алар зур әзерлек белән киләләр.

2015 елда үткәрелгән чаралар: Яңа ел, гашыйклар көне, 23нче февраль, 8 Март бәйрәмнәре, көлке кичәсе, "Зәрә" бәйрәме, 1 Май, 9 Май, Сабантуй, балалар өчен күңелле стартлар, язгы һәм көзге походлар, әниләр бәйрәме, әдәбият елы уңаеннан "Бәет яздым утырып"(.

Редакциядән: хатка җавап Каенсар авылында үткәрелгән чаралардан фотосурәтләр белән тулыландырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев