Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелек ит (шигырь)

Җир шарында тормыш дәвам итәр Сур быргысы аваз салганчы. Гамәл дәфтәрләреңнән изгелекне Без эзләрбез күзләр талганчы. Изге булган эшләр язылып барыр, Яман булганы да югалмас. Изгелегең җиңәр яманлыкны, Кирәкмәгән җиргә тотылмас. Еллар узар, тормыш дәвам итәр, Кайтып китәр безне белгәннәр. Тик булмастыр дога кылырга Безне белеп, безне күргәннәр. Күкшел халкы...

Җир шарында тормыш дәвам итәр

Сур быргысы аваз салганчы.

Гамәл дәфтәрләреңнән изгелекне

Без эзләрбез күзләр талганчы.

Изге булган эшләр язылып барыр,

Яман булганы да югалмас.

Изгелегең җиңәр яманлыкны,

Кирәкмәгән җиргә тотылмас.

Еллар узар, тормыш дәвам итәр,

Кайтып китәр безне белгәннәр.

Тик булмастыр дога кылырга

Безне белеп, безне күргәннәр.

Күкшел халкы бүген мәчет төзи,

Яңа мәчет калкыр яңадан.

Кайтып киткәннәргә дога булыр,

Дога булыр һәрбер намаздан.

Мөмкинлектән файдаланып калыйк

Төзелештә намаз йортына.

Дога булып кайтып биргән сәдакалар

Без барганда Аллаһ каршына.

Мәхмүт ШАҺИӘХМӘТОВ, Кукмара

фото: http://school19-vm.at.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk