Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир участокларын чүп-чардан чистартыйк!

Йорт-кура тирәләрен чүп-чар, әрекмән, тигәнәк, алабута, билчән кебек чүп үләннәреннән чистарту турында күп тапкырлар әйтелсә дә, колак салучылар бик аз. Манзарас авыл җирлегендә, аеруча "Автохан" оешмасы, "Южный" газ заправкасы артында соңгы берничә елда йорт салу өчен шактый җир участоклар бирелде. Күпләр инде йортларын торгызды да. Әмма арада участоклары ташландык хәлдә...

Йорт-кура тирәләрен чүп-чар, әрекмән, тигәнәк, алабута, билчән кебек чүп үләннәреннән чистарту турында күп тапкырлар әйтелсә дә, колак салучылар бик аз. Манзарас авыл җирлегендә, аеруча "Автохан" оешмасы, "Южный" газ заправкасы артында соңгы берничә елда йорт салу өчен шактый җир участоклар бирелде. Күпләр инде йортларын торгызды да. Әмма арада участоклары ташландык хәлдә булучылар да бар. Болар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә каршы килә. Атна-ун көн эчендә әлеге җир участокларының хуҗалары үзләренең территорияләрен тәртипкә китерсеннәр иде. Районда төзелгән махсус комиссия тикшерү белән чыгачак, штраф суммалары саллы.

Шулай ук арендага җир участогы алучыларның да шушы арада аренда вакытлары тула. Өч ел эчендә өйләре торгызылмаган, территорияләрен чистартмаган килеш беркемнең дә аренда вакыты озынайтылмаячак. Андый участоклар, хуҗаларыннан кире алынып, аукционга куелачак.

Чиста авыл үзеңнән башлана - бу турыда онытмыйк!

Рашидә ХӘБИБУЛЛИНА, Манзарас авыл җирлеге башлыгы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=785.lS-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk