Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир җиләге саткан акчага машина, фатир алабыз

Безнең якта кеше җәйге ялын җиләк вакытына туры китереп алырга тырыша. Барысында да бер генә уй: җиләк сатып, акча эшләү. Хәтта шуның белән генә көн күрүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага мунча төзетә, кайберәүләр машина яңарта, кемдер малаена фатирга кадәр алып бирә. Аз йокларга, ялкауланмаска гына кирәк. "Аягың тыпырдамаса, авызың...

Безнең якта кеше җәйге ялын җиләк вакытына туры китереп алырга тырыша. Барысында да бер генә уй: җиләк сатып, акча эшләү. Хәтта шуның белән генә көн күрүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага мунча төзетә, кайберәүләр машина яңарта, кемдер малаена фатирга кадәр алып бирә. Аз йокларга, ялкауланмаска гына кирәк.
"Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый"
Сүзем Мамадыш халкы турында. Аларның Казан белән Чаллыны тоташтырган олы юл буена тезелеп басып, җиләк сата башлаганнарына әллә кайчан инде. Башта халык каен җиләге сатты. Майонездан бушаган бер чиләге 500 сум тора икән. "Быел каен җиләге алай күп түгел. Әмма урыннарын белеп барсаң, кеше кергәнче өлгерсәң, җыярга була. Тик черкидән котыла торган түгел. Умартачы битлеге киеп җыйдык, - дип сөйләде Раушания Сафина. - Урманга керә-ке решкә җиләк безнең күзгә акча булып күренә инде хәзер. Табыш ала торган чорыбыз бит. Җәйне көтеп алабыз. Әле улым санап чыгарган: майонез чиләгенә (1 литрлысы турында сүз бара) 1300 җиләк керә икән. Гаиләләре белән җиләк җыючылар да бар. Ирләре хатыннарын да уздырып җыя әле".
"Иртә яздан урманга чыгып китәм. Нәселебез шундый. Аның каравы, кайда нәрсә үскәнен белеп торам. Гаиләмне һәрчак кеше кулы тимәгән җиләклеккә илтәм. Көненә 5әр литрлы 20шәр чиләк җир җиләге сатабыз. Берсен 500-650 сумга алалар", - ди Түбән Яке авылыннан Нуретдин Ши һапов.
Күрше уразбахтылылар, кир мән леләр дә күптән "бизнес"та. "Бала белән өйдә утырам. Берсенә - 3, икенчесенә 1 яшь тә юк әле. Җиләк җене кагылгач, тик утырып булмый икән ул. 20 мең сумлык каен җиләге саттык. Җир җиләге бик өлгермәгән әле. Анысын да җыярга исәпләп торам. Балаларны әби карый, ә әти машина белән йөртә", - ди Мамадыштан кайтып җиләк сатучы Айгөл Юнысова.
Җиләк вакытында урамда уйнап йөрүче, эшсезлектән инте гүче бала-чага да күренми авылда. Аларны да бизнеска җәлеп ит кәннәр. Бала-чага да сәүдәгәр әти-әниләреннән бер дә калышмый. 5 яшьлек Данил Әхмәт вәлиев тә, әнисенә ияреп, көненә ике тапкыр җиләккә барган. Шулай итеп, ул да 200 сум акча эшләп алган. "Компьютер, телефонда утырганчы, ба лаларның акча эшләгәне мең мәртәбә артык. Балалар кечке нәдән ак чаның кадерен белеп үсә. Аның бушка килмәгәнен, хезмәт белән табылганын белә. Ул безнең балаларның канына сеңгән инде", - ди Сәвия Сабир җанова.

"Гомердә дә җиләк сатып алмас идем"

Казанда базарлар гына түгел, хәтта зур сәүдә үзәкләре ти рәсендә дә җиләк-җимеш сатучылар көн нән-көн арта. Алар башкала янә шәсендәге бистә ләрдән, тирә-як тагы районнардан килә.
- Авылыбыз бик кечкенә - нибары 28 хуҗалык бар. Кибетебез дә юк. Кешегә ияреп, шәһәргә китеп булмый бит инде. Әле калага бер көнгә генә килгәндә дә авылга кайтасы килә. Бездәге матурлык, ул күл буйлары! Җи ләк нең иң тәмлесе дә бездә үсә, - дип сөйли Балык Бистәсе райо нының Хутор авылыннан килгән 75 яшьлек Шәм сегаләм Зәй нуллина. - Башта каен җиләге саттым. Хәзер җир җи ләгенә тотындык. Авылда җи ләк җыеп сатучы дүрт кеше инде без. Җир җиләгенең килограммын 400-500 сумнан бирәбез. Биш литрлы чиләктән 900 сум акча чыга. Җиләк сораучы бик күп. Аптырыйм шушы шәһәр халкына! Мин үзем гомердә дә литрын 500 сумга җиләк сатып алмас идем. Кайнатма ясыйм дисәң, әле бит аңа шикәр комы да алырга кирәк. Ялкаулыкмы икән ул, әллә инде кешенең баюы җиттеме?
Бу апайлар үзләренә кышка җитәрлек каен җиләге кайнатмасы, хәтта компотлар да ябып куйган инде. Балык Бистәсе урманнарында черки генә түгел, еланнар да күп икән. "Ашыйсың килсә, йөрисең инде. Балаларыбызны укытасы бар. Быел улым беренче курсны тәмамлады. Колхоз базарына әллә кайчаннан бирле йө рибез. Үз клиентларыбыз бар. Кышын сөт, эремчек сатсак, җәен җиләк, мәтрүшкәгә кү чәбез", - ди Миннегөл Шәм сетдинова.
Мәтрүшкәне хәтта 1000әр пар җыючы да бар икән. "Анысын сатып интекмибез. Бездән килеп алучылар бар. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне ничек итеп фай даланмыйсың инде? Шәм се галәм апа дару үләннәрен дә белә. Аларны да җыя. Миләш, баланны да әрәм итми. Барысыннан да акча ясый", - ди Газинур.

ЧЫГАНАК: : matbugat.ru

фото: news.rambler.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев