Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икенче төркем инвалид кешенең соравына район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Әлфинур Сабитова җавап бирә

Мин балачактан икенче төркем инвалид. Бер көн дә дарусыз тора алмыйм. 2015 елга бушлай алырга дип, 1 октябрьгә кадәр гариза яздым. Акча тотылып кала, ә даруны сатып алам. Табибларга алдан әйтәсе булган икән. Мин табибларны гаепләп язмыйм, алай эшлисе икәнен каян белим. Авылда җыелыш үткәрелгәндә Пенсия фондыннан килгән хезмәткәргә әйткән...

Мин балачактан икенче төркем инвалид. Бер көн дә дарусыз тора алмыйм. 2015 елга бушлай алырга дип, 1 октябрьгә кадәр гариза яздым. Акча тотылып кала, ә даруны сатып алам. Табибларга алдан әйтәсе булган икән. Мин табибларны гаепләп язмыйм, алай эшлисе икәнен каян белим. Авылда җыелыш үткәрелгәндә Пенсия фондыннан килгән хезмәткәргә әйткән идек, ул язып алды. Ләкин бернинди үзгәреш юк. Ул акчаны кире алып булмыймы икән?

Әлфия ХӘЙРЕТДИНОВА, Каенсар авылы

Сорауга район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Әлфинур САБИТОВАдан түбәндәге җавап алынды:

-178нче Федераль закон нигезендә инвалидлар ай саен бушлай дару, шифаханәләргә юллама алырга һәм шәһәрара электр поездларында бушка йөрергә хокуклы. Моның өчен инвалид 1 октябрьгә кадәр район Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язарга тиешләр. Бу гариза нигезендә үзгәрешләр киләсе елның 1 гыйнварыннан гына кертелә. "Акча тотылып кала, әдарулар сатып алам", - дигәнсез, сәбәбен язмагансыз. Сәбәбен язган очракта да, бу сорау Пенсия фондына кагылмый. Дарулар буенча без җавап бирә алмыйбыз. Ә "тотылып калган" акчалар кире кайтарылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев