Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл затлар бәйрәме

Район Мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган гүзәл затларыбыз тәбрикләнде. Конкурста катнашучылар арасында мөгаллимнәр, уңган әниләр, өлкәннәр, эшмәкәрләр дә бар. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Венера Гыйләҗева бәйгенең "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият"...

"Өченче яшь герое" номинациясендә үз осталыгын күрсәткән Надежда Саватеева (рәсемдә) Кукмарага юллама белән 1957 елда, Мәскәү тегү техникумын тәмамлап килә. 1992 елга кадәр тегү фабрикасында эшли ул. Надежда Петровна спортны бик ярата. Тормыш иптәше Николай Саватеев белән чаңгыда йөрү, йөзү, биатлон буенча районда гына түгел, республика бәйгеләрендә дә беренчелеккә чыгалар алар. "Спорт, сәламәтлек, тормыш!" дигән девиз белән яшәүче Надежда ханым сәхнәдә дә югалып калмады - яшьтәшләре белән физик күнегүләр күрсәттеләр алар. Саватеевларның бергә тормыш коруларына быел 55 ел тулган, ә Надежда Петровна исә шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Эдуард Асаповның моңлы җыры юбилярга бәйрәм сәламе буларак яңгырады.
Поселокта яшәүче, мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләүче Мөнирә Кәшәпова "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңү яулый. Ике кызы, улы белән "Рәхмәт, әни" дигән җыр башкардылар алар. Төпчек улының кечкенә генә куллары белән микрофон тотып чыгуы, әнисенә рәхмәт әйтүе, коляскада утыручы Диләрәнең җыры йөрәкләрне телгәләде. Балалар дип янып-көеп йөрүче әниләренә киләчәктә тормыш терәге булсыннар иде әлеге сабыйлар.
"Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә Кукмара киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Людмила Әхмәтшинага тиңнәр булмый. Комбинатта 35 ел дәверендә үз эшенең остасына әверелә, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый ул.
Сыйныф җитәкчеләрен "икенче әни"ләр дисәк тә ялгыш булмас. Көн дәвамында балаларга белем һәм тәрбия генә биреп калмыйлар, ә чын мәгънәсендә укучыларның якын кешеләренә әвереләләр алар. Кукмара 3нче урта мәктәбенең музыка укытучысы Роза Сәйфуллина юкка гына "Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" номинациясен сайламагандыр. Укучылары да җыр-моңга оста икән. Мөгаллимә хөрмәтенә тирән эчтәлекле җыр әзерләгәннәр алар. Видеосюжетларда да укытучыга карата хөрмәтләре чагылыш таба.
Мәдәният йортының ишеген атлап эчкә узуга һәр кеше белән саф татар телендә исәнләшеп, бәйрәм котлавы язылган открыткалар өләшүче укучыларны күреп сөенгән идек. Бәйрәм барышында әлеге кызлар-егетләрнең "Волонтер" үзәге әгъзалары булуын белдек. Волонтерларның төп максаты - авыр тормыш хәлендә калган, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, инвалид балаларга ярдәм итү. Үзәккә тупланучылар исеменнән Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы Алсу Касыймова чыгыш ясады, үзе язган шигырьне укыды.
Сәхнә түренә "Ел хәйриячесе" республика конкурсында призлы урын алган Ясирә ханым Гарифуллинаның чыгуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, бик күп мактауларга лаек ул. Ясирә Мансур кызына "Шәхси эшмәкәр" дипломы тапшырылды.
Барлык гүзәл затларны, җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуров тәбрикләде:
-Сез - Кукмараның горурлыгы. Алдагы тормышыгыз да чәчәкләрдәй матур булсын, иминлек, сәламәтлек, уңышлар телим, - диде ул.
Җыр-биюләр бәйрәмгә килүчеләргә күтәренке кәеф өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X