Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлдания Хәйруллинаның машинасын урлаганнар

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның гастрольләргә йөри торган «ГАЗель» машинасын урлаганнар. Әлеге күңелсез хәл Чаллы шәһәрендә булган. Машинаны кем урлаган, җинаятьче тотылганмы - бу хакта Гөлдания ханымның үзенә шалтыратып сорадык. - Казандагы фатирыма кайтып йокларга яткан идем генә, Чаллының полиция бүлегеннән шалтыратып, "машинагызны урлаганнар, тиз арада килеп гариза язырга кирәк"...

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның гастрольләргә йөри торган «ГАЗель» машинасын урлаганнар. Әлеге күңелсез хәл Чаллы шәһәрендә булган. Машинаны кем урлаган, җинаятьче тотылганмы - бу хакта Гөлдания ханымның үзенә шалтыратып сорадык.

- Казандагы фатирыма кайтып йокларга яткан идем генә, Чаллының полиция бүлегеннән шалтыратып, "машинагызны урлаганнар, тиз арада килеп гариза язырга кирәк" диләр. Мин "хәзер генә килә алмыйм" дигәч, "менә кызык, кешенең машинасын урлаганнар, ә ул килә алмый, имеш" дип аптырадылар. Әлбәттә, берничә көннән соң барып гариза яздым. Машинаны Рөстәмнең абыйсы йөртә иде, шуңа да ул аның ишегалдында торды, - дип сөйләде Гөлдания ханым Intertat.ru хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, «ГАЗель»не исерек хәлдәге яшь кенә егет урлаган. Әле ул гына да түгел, икенче бер машинаны бәреп киткән, шул рәвешле машинаның ян тәрәзәләре ватылган. "Ерак китә алмаган, полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. Әлегә суд булмады. Минем аны судка бирәсем килмәгән иде, ләкин ул хокук саклау органнары тарафыннан җинаять кылынганда тотылгач, суд барыбер булачак, дип белдерделәр", - диде җырчы.
Гөлдания ханым бу хәлгә артык борчылмаган. "Сүз дә юк, күңелгә тия торган хәл, әмма мин андый вак-төяккә борчылмыйм, чөнки исәнлек кадерлерәк. Шунысы гына кызганыч: концертларга йөрергә машинам юк хәзер", - ди ул. Концерт дигәннән, 26 октябрьдә Казанда - Филармония концертлар залында, 28 октябрьдә Чаллыда Гөлдания Хәйруллинаның юбилей концертлары узачак. Анда җырчының күп кенә иҗатташ дуслары чыгыш ясар дип көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 01.10.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk