Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләп үсә

Кукмаралылар поселок эчендә хәрәкәт итүче автобусларда билет сатучыларның җәен "яшәрүен" күргәннәрдер инде. Әйе, чираттагы ялларга чыккан кондукторларны өлкән сыйныфларда укучы һәм студент кызлар алыштырды. Аларның иң яше - Зур Кукмара авылы кызы Айгөл Таһирова. Кукмара 2нче урта мәктәбендә "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә укый, быел 9 сыйныфка бара икән...

Яшь буынның хезмәт тәмен, эшләп алынган акчаның кадерен белеп үсүе бик мөһим. Хезмәт күнекмәләре алдагы тормышларында да кирәк булмый калмас. Үткән елда Айгөл мәшгульлек үзәге аша мәктәп яны хезмәт лагеренда хезмәт куйган булса, быел үзен яңа сыйфатта сынап карарга уйлаган. Кукмара автотранспорт хуҗалыгында ул июль аеннан килешү буенча эшли. Әти-әнисе дә моңа ризалык биргән. Эш графигына ияләнү генә кыенрак булгандыр, билгеле. Җәйге каникулда рәхәтләнеп йокысын туйдыру урынына иртәнге сәгать алты тулып китүгә автобуста булырга кирәк бит. Салон буйлап ничә чакрым йөреләдер? Нинди маршрутта эшләвенә карап, эш сәгате төрлечә төгәлләнергә мөмкин икән. Көненә ике тапкыр төшке ялга тукталалар. Кичен исә билет сатудан кергән акчаны тапшырасы, хисап тотасы бар.
-Планым үтәлеп бара. Билет алудан баш тартучы пассажирларның булганы юк. Билет бәясенең артуы уңаеннан гына сораулар булды. Төгәл 13 сум бирмәүчеләргә вак акча кайтарып бирү кыенлашты, - дип сөйли Айгөл.
"Ошыймы сиңа бу эш?" дигән сорауга анык кына җавап бирмәде ул. Зарланмады да. Хыялы - актриса яисә тележурналист булу икән. Берничә язмасы район газетасында да басылган. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегендә шөгыльләнүенә дә биш ел була. Матур, әдәби сөйләмгә, үзен сәхнәдә тотарга, һәр яктан камил булырга өйрәнә. Артистлык сәләте пассажирлар белән аралашуда да булышадыр, мөгаен.
Район сәхнәсендә үтә торган җыр-шигырь бәйгеләрендә дә Айгөл лауреат, дипломант исемнәренә лаек булган. Гомумән, тыйнак, сөйкемле бу кызның шөгыльләре күп икән. Өч ел буе "Зилант" спорт мәктәбенең бассейнында йөзү осталыгына өйрәнгән. Өйләрендә ул - Ислам исемле нәни, шаян энесенә апа, әти-әнисенең булышчысы. Әнисе Альбина киез итек-киез комбинатында эшли. Әтисе пластик тәрәзәләр ясаучы шәхси оешмада хезмәт куя. Кыскасы, гаилә тырышлык белән яши.
"Хезмәт хакына ниләр сатып алырга җыенасың?" дигән соравыма каршы Айгөл серле елмаеп куйды. Алдан уйлап, планлаштырып куйгандыр инде. Әнисенең август аендагы туган көненә бүләк алыр, әлбәттә. Нәрсәгә тотса да - үзенең хәләл акчасы, игелеген күрсен. Тормышта исә барлык хыялларының чынга ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X