Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләгәннең ашы бар (+Фото)

Көз җитте. Байлык, муллык чоры бу. Хезмәтеңнең әҗерен күреп, шатланып уңыш җыяр чак. Халык бакчасында мәш килә: бәрәңгесен ала, яшелчәсен җыя, тозлый - кышка әзерләнә. Бу көннәрдә мәктәп яны бакчаларында да эш кайный. Күппрофильле лицей укучылары да үзләре утырткан, җәй буе карап үстергән яшелчә уңышын сөенә-сөенә җыялар. Көзге уңышны күреп...

Көз җитте. Байлык, муллык чоры бу. Хезмәтеңнең әҗерен күреп, шатланып уңыш җыяр чак. Халык бакчасында мәш килә: бәрәңгесен ала, яшелчәсен җыя, тозлый - кышка әзерләнә. Бу көннәрдә мәктәп яны бакчаларында да эш кайный. Күппрофильле лицей укучылары да үзләре утырткан, җәй буе карап үстергән яшелчә уңышын сөенә-сөенә җыялар. Көзге уңышны күреп күңел сөенә. Сөенмәслек тә түгел шул. Әле кайчан гына төзелештән калган чүп-чар, таш, кирпеч калдыклары белән капланган иде бу җир. Мәктәп коллективы белән чистартылган бу территориягә тирес, ашлама кертелде һәм яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр утыртылды. Мондый җирдә яшелчә үсә алмас, диючеләр дә булган иде. Әмма кемгә генә күрсәтсәң дә йөз кызармаслык бакча барлыкка килде, мәктәп яны аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде.

Укучылар җәй буе бакчада тырышып эшләделәр: яшелчәләргә су сиптеләр, чүпләрен утадылар. Бу алар өчен тормыш тәҗрибәсе дә булды. Үз кулларың аша узган эш беркайчан да онытылмый бит ул. Укучылар да хезмәтләренең бушка китмәгәнен күрделәр. Һәм менә эшнең нәтиҗәсе күз алдында. Бакчабызда 2500 төп кәбестә, берсеннән берсе эре помидор, кишер, чөгендер, кабаклар үсте. Ә районда беренчеләрдән булып төзелгән теплицабызда октябрь аена кадәр кыяр уңыш бирә.

Мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре меңләгән банка кыяр, помидор тозладылар. Боларның барысы да балалар өчен. Узган уку елында да ашханәдә укучыларның туклануы яшелчәләр, кишер, чөгендер, кәбестә салатыннан өзелмәде. Быел исә уңыш бик мул. Димәк, укучылар ел буена яшелчә белән тәэмин ителгән дигән сүз бу. Алда буласы ярминкәгә дә мул уңышыбызны алып чыгарга әзерләнәбез. Халык әйткәнчә, эшләгәннең ашы бар.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, Руфинә ГЫЙНИЯТОВА, татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk