Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Экосервис” оешмасы эшчеләре Сабантуй мәйданыннан өч машина чүп чыгарган

Иртәнге якта "Чиста шәһәр" оешмасында эшләүчеләрнең Кукмара урамнары буйлап, берәмтекләп чүп-чар җыеп йөргәннәре еш күренә. Кичке якта, төнлә теләсә кайда чүп ташлап калдыручылардан соң җыештырып алу бер дә рәхәт эш түгел, билгеле. Әмма көнендә тәртипләп бармасаң, бер ай эчендә урамнарның чүп базына әверелүенә дә ерак калмас. Беркөнне каршыма туңдырма ашап,...

Иртәнге якта "Чиста шәһәр" оешмасында эшләүчеләрнең Кукмара урамнары буйлап, берәмтекләп чүп-чар җыеп йөргәннәре еш күренә. Кичке якта, төнлә теләсә кайда чүп ташлап калдыручылардан соң җыештырып алу бер дә рәхәт эш түгел, билгеле. Әмма көнендә тәртипләп бармасаң, бер ай эчендә урамнарның чүп базына әверелүенә дә ерак калмас. Беркөнне каршыма туңдырма ашап, өлкәнрәк яшьтәге бер ханым килә иде. Ашап бетергәч, туңдырма кәгазен урамдагы канауга ташлады ул. Сез бит инде олы кеше, ник алай эшлисез, дип кисәтүемә дә исе китмәде аның, якындагы кибеткә кереп китте. Югыйсә, кибет янында чүп савыты тора, бер дә булмаса сумкасына салып куя ала иде бит!

Район Сабан туе үткәрелгән, урында да нихәтле чүп өеме җыелды. Әйтик, янәшәбездә утырып торган бер гаилә торып киткәч тә, алардан соң яшел чирәм өстендә дистәгә якын "юеш" салфетка калды. Ә бит бу ханым башлангыч мәктәптә балалар укыта. Әйләнә-тирәбезне чиста тоту, экология турында дәресләр биргәндә укучыларына ниләр турында сөйли икән ул?

Сабантуйга керү юлындагы баганаларны сүтеп алырга барган бер танышым да андагы хәлләр турында шаккатып сөйләде.

-Андагы шапшаклык! Шаккатмалы! Кәгазь тартмалар, пластик шешәләр, бер кулланышлы савыт-сабалар, салфеткалар, шарлар, кәгазь чүпләре, утын кисәкләре дисеңме? Ниләр генә юк иде. Сугыш узган диярсең, - диде ул. - Аны ничек җыештырып бетерерләр. Үзеңнән соң калган чүпне төреп алып, сумкага салып куюның бер авырлыгы да юк бит! Безнең халыкның тәрбиясезлеге инде бу.

Киндеркүл буендагы тугайны узган атнада "Экосервис" оешмасы эшчеләре җыештырган.

-Сабантуй мәйданыннан өч машина чүп чыгардык, әле агач араларын җыештырасы бар, - диде полигон мастеры Гыйльфан Габдрахманов. -үзебезнең генә көч җитмәгәч, читтән дә кешеләр ялларга туры килде. Сату нокталарыннан гына да никадәр чүп калган иде. Кешеләр алдагы елларда мөмкин кадәр аңлырак, тәрбиялерәк булсыннар иде.

Лилия НУРГАЛИЕВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=728.pLBz0HM4fJ-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев