Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызлар яныннан плүш пәлтә киеп, мамык шәл ябып кайттык

Яшь чакта бездән шактый ерак авылда яшәүче бер кыз белән танышкан идем. Ара ерак, җәяү йөреп булмый, дусларым белән (берсенең машинасы бар) кызлар янына киттек. Кышкы салкын кич, шуңа машинаның җылыткычын бар көченә кушып куйды шофер. Барышлый күрше авыл кибетенә кереп, яздырып кына әҗәткә тәм-томнар да алдык. Якын ара түгел,...

Яшь чакта бездән шактый ерак авылда яшәүче бер кыз белән танышкан идем. Ара ерак, җәяү йөреп булмый, дусларым белән (берсенең машинасы бар) кызлар янына киттек.

Кышкы салкын кич, шуңа машинаның җылыткычын бар көченә кушып куйды шофер. Барышлый күрше авыл кибетенә кереп, яздырып кына әҗәткә тәм-томнар да алдык. Якын ара түгел, сөйләшә-сөйләшә баргач, кызып китеп, өс киемнәрен дә салып куйдык.

Килеп җиттек шулай. Белеп чакырган икән кызый: аулак өй, иптәш кызларын да дәшкән. Күңелле генә сөйләшеп утырганда шофер Харис, юктан гына кәефе кырылып, һава сулап керәм дип, урамга чыгып китте. Шактый гына утыргач, кайтырга кирәклеген аңлап, Харисны искә төшердек. Ул вакытта әле бездә кәрәзле телефоннар юк, шалтыратып та булмый. Чыгып эзләп керер идең, куртка-бүрекләр машинада калды. Алай да чыгып карадым, машинадан җилләр искән. Инде нишләргә? Фуфайка белән генә кайта торган вакыт түгел. Бераз көтеп утырырга булдык. Имеш, шаярта гынадыр, килер, дибез... Кая ул?! Харис ничек киткән, шул килеш юк. Ә кайтырга кирәк... Ул вакытта минем "нәчәлник кисәге" булып йөргән заманнар. Иртән "нәрәт"кә барасы бар.

Кызлар безнең хәлгә кереп, җылы кием эзләргә керештеләр. Бу кыз әнисе белән генә тора, ирләр киеме боларда бөтенләй юк. Алай да мәрхүм бабасының истәлеккә дип калдырган иске бишмәтен каяндыр өстерәп чыгарды бу. Аны мин эләктердем. Башка теткәләнеп беткән колакчынлы куян бүрек менеп утырды. Мин әзер! Тагын ике дусны киендерәсе бар. "Бездә бүтән ирләр киеме юк, - ди Бибинур. - Теләсәгез, менә әнинең төлке якалы иске пәлтәсе, жәл түгел. Киегез", - ди. Шамил, кызарына-бүртенә, пәлтәгә үрелде. Нишлисең, катып үлеп булмый, баш кадерле.

Кызларның берсе күршедә генә яши икән. Ул да ярдәмгә ашыкты: әбисеннән калган кара плүш жакетын, күпне күргән, саргаеп беткән мамык шәлен, тагын бер ондатра бүрек алып керде. Бу бүрекне Шамил шатланып киеп тә куйды. Иң "модный" кием Саматка калды: кара плүш жакет белән мамык шәл.

Өчебез дә киенеп куйдык. Кызлар тәгәри-тәгәри көләләр. Безгә дә башта кызык булган иде, юл чатына машина тотарга дип чыгып баскач, бер дә көләсе килмәде. Машиналар кычкыртып кына узып китәләр. Берсе туктаган иде, ир-атлар икәнлегебезне белгәч, ишеген дә ачып тормады, китеп барды. Иртәнге якта гына кайтып җиттек авылга.

Гөлия НУРИЕВА язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев