Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Кукмарада тугыз күпкатлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак

Яз җитә башласа, кешеләрнең борчу-мәшәкатьләре арта: кемнедер кар астыннан калкып чыгып, йорт тирәсен ямьсезләп торучы чүп-чар борчыса, икенчеләр яңгырлар башланудан. Түбәдән су үтсә язның яме күренми. Бу проблеманы үз башыннан кичергәннәр моны яхшы аңлый. Ә үткән ел Ленин урамындагы капиталь төзекләндерү үткән 71нче йортта яшәүче танышымның быел күңеле тыныч. -Чыннан...

Яз җитә башласа, кешеләрнең борчу-мәшәкатьләре арта: кемнедер кар астыннан калкып чыгып, йорт тирәсен ямьсезләп торучы чүп-чар борчыса, икенчеләр яңгырлар башланудан. Түбәдән су үтсә язның яме күренми. Бу проблеманы үз башыннан кичергәннәр моны яхшы аңлый. Ә үткән ел Ленин урамындагы капиталь төзекләндерү үткән 71нче йортта яшәүче танышымның быел күңеле тыныч.

-Чыннан да, яңгыр яуган саен пошаманга төшә идек, чиләк-кәстрүл куеп су җыючылар да булды. Быел андый кайгыбыз юк: түбәбез яңартылды, подъезд ишекләренә домофон куелгач, чит кешеләр дә җыелмый, коридорларда да чисталык, тәртип, - диде әлеге йорт идарәсе рәисе Светлана Афанасьева.

Быел районда тугыз йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкару каралган икән.

-Йортларны төзекләндерү "Ремстроймонтаж" һәм "Техстрой" оешмаларына тапшырылды. Бүгенге көндә инде объектларда эш бара. Материаллар кайтартыла. Финанслау дүрт өлештән тора: федераль, республика, район бюджетларыннан, шулай ук шул йортта яшәүчеләрнең капиталь ремонтка күчерелгән акчалары. Барлык төзелеш-ремонт эшләре 19 миллион 878 мең сумга төшәчәк, - диде поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин.

Төзекләндерү эшләре быелның беренче августына төгәлләнергә тиеш, диделәр. Эшне вакытында өлгертү һәм сыйфатлы итеп башкару өчен беренче чиратта оешмалар җаваплы, билгеле, әмма шул йортларда яшәүчеләр дә теләктәшлек күрсәтсәләр, эшчеләргә уңайлырак булачак. Бу фикерне "Ремстроймонтаж" оешмасы җитәкчесе Раниф Сәлмәнов та билгеләп үтте:

-Безнең оешма дүрт йортта эш алып бара. Бу - Степан Разин урамындагы 91, Тинчурин урамында 18, Нур Баян урамында 29, Планетарная урамындагы 30нчы йортлар. Барлык объектлар да төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән. Сметада каралган һәм аннан тыш башка эшләр дә үзвакыты белән эшләнәчәк һәм билгеләнгән көнгә өлгертербез, дип уйлыйм. Шул йортларда яшәүчеләрдән дә аңлаешлы караш булсын иде. Соңыннан сораулар килеп чыкмасын өчен, моң-зарларын эш барышында җиткерсеннәр иде, - диде ул.

Төзекләндерү эшләре башланып киткән йортларда яшәүчеләр белән дә аралаштык. Күпме кеше - шуның кадәр фикер булуы билгеле.

-Безнең йортыбыз бик искергән иде инде, шуңа аның яхшырачагына куандык, әлбәттә. Түбәне алыштыруларына да сөенәбез, җәй җитсә, яңгыр сулары кереп, үзәккә үтә иде бит. Ишек алышынып, домофон куелса, тормышлар тынычланып китәр иде, чөнки чит йортлардан исерекләр килеп, биредә җыелып яталар. Тик безне иң борчыган проблема - подвал. Ул шул килеш калырмы икән дип кайгырабыз, анда пычрак су җыела, нигезне какшата, төрле чирләр дә килеп чыгарга мөмкин бит, аны караучы да, ремонтлаучы да юк, капиталь төзекләндерүгә дә кермәгән, диделәр, - дип борчулары белән уртаклаштылар Тинчурин урамы 18нче йортта яшәүчеләр.

-Вакытында килеп, эш сәгате беткәнче эшләсеннәр иде. Түбәне ике атна япканнар иде, стенасына күпме вакыт китәр инде, - диде тагын бер апа. -Телевизор да күрсәтми. Ул безнең өчен мөһим булмаса да, балаларга кирәк бит. Көн үтсенгә түгел, булсынга, дип эшләсеннәр иде егетләр.

Тинчурин урамындагы 18нче йортта яшәүчеләрне борчыган подвал мәсьәләсе буенча "Ремстроймонтаж" оешмасы җитәкчесе Раниф Сәлмәновтан түбәндәге җавап алынды:

-Бу йортның подвалына җир асты сулары үтеп керә. Сметада каралмаган булса да, без аны капиталь төзекләндерү вакытында үз көчебез белән ремонтлаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk