Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүреләр улап уятты

Бу хәл минем белән 1958 елның кышында булды. Безнең авылдагы урта мәктәпкә тирә-күрше авыллардан да укырга киләләр иде. Менә шул егет-кызлар арасыннан бер кыз белән танышып, 9, 10, 11 сыйныфларда укыганда аның белән дус булып йөрдем. Кыз яшәгән авыл бездән 5 чакрым ераклыкта иде. Елның нинди вакытына - яңгыры, бураны,...

Бу хәл минем белән 1958 елның кышында булды. Безнең авылдагы урта мәктәпкә тирә-күрше авыллардан да укырга киләләр иде. Менә шул егет-кызлар арасыннан бер кыз белән танышып, 9, 10, 11 сыйныфларда укыганда аның белән дус булып йөрдем. Кыз яшәгән авыл бездән 5 чакрым ераклыкта иде. Елның нинди вакытына - яңгыры, бураны, язгы ташу чоры булуга карамастан, кичләрен аның янына бара идем.

Кыш көне. Ул вакытта әле ат юлы гына. Әкрен генә кар явып тора, әз генә җиле дә бар. Сөйгәнемнең күршесендә генә торучы Разыя исемле кыз аша чакырып чыгардым үзен. Озак кына сөйләшеп тордык. Шал арада җил көчәйде, буран котыра башлады. Әле бит миңа биш чакрым араны кайтырга да кирәк.

Авылны чыккач, буран тагын да котырды, җитмәсә миңа җилгә каршы барырга кирәк. Бара торгач, хәлем бетте. Үзебезнең авылга җитәрәк 1,5 чакрым калганда бер күпер бар. Шул күпергә килеп җиткәндә, минем хәлем беткән иде инде. Күпер астына кереп ял итеп алырга булдым. Кереп утырган идем, ничек йоклап киткәнемне сизми дә калганмын. Бервакыт төшләнепме, җенләнепме (бездә шул җирләрне җенле урыннар дип әйтә торганнар иде) сискәнеп, бүре улаган кебек тавышка куркып, туңып уянып киттем. Белмим, күпме йоклаганмындыр. Тыңлап карыйм, бернинди дә бүре улаган тавыш ишетелми. Әкрен генә күпер астыннан чыктым да, буран басыла төшкән иде, тирә-якка каранып алдым да, авылга йөгердем.

Белмим бүреләр булды микән, юк микән, шулай да икенче көнне Аты таллыкларында бүреләр күргәннәр икән дигән сүзләр йөрде авылда.

Менә шулай ул, күрше авылга кызлар янына йөрсәң, төрле хәлләргә юлыгасың икән.

Мурат, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=721.hFQGrNKqoI8ce-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев