Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз сарае янындагы бакчага 50 төп алмагач утыртылды (+ФОТО)

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында Татарстанда "Изге гамәлләр эстафетасы" акциясе старт алды. Аның кысаларында хәйриячелек һәм экологик чаралар, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, балаларга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү һәм башка акцияләр үткәрелә. "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең район активистлары бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә...

"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында Татарстанда "Изге гамәлләр эстафетасы" акциясе старт алды.

Аның кысаларында хәйриячелек һәм экологик чаралар, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, балаларга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү һәм башка акцияләр үткәрелә.

"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең район активистлары бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә "Яшел дулкын" акциясендә катнашып, Боз сарае бакчасына 50 төп алмагач утырттылар. Яшьләрнең өлкән буын белән күмәк башкарган бу изге гамәлләре күпләргә үрнәк булып тора. Җилле, салкын көн, өстән яңгыр явып тору да куркытмады аларны. Яңа өйләнешеп, таныклык алган яшь парлар да акциягә бик теләп кушылдылар.

-Без бу чарада бик рәхәтләнеп катнаштык. Алмагачыбыз алтынчы рәттә, бишенче булып тора. Һава торышының бераз бозылып торуы да кәефебезне төшермәде, чөнки изге эшкә кар яки яңгыр ява, диләр бит. Киләчәктә ул тәмле җимешләр бирер, аның яныннан үткән саен "без утырткан идек", дип карап үтәрбез, - диделәр яңа тормышка аяк баскан Фәридә һәм Марат Закировлар.

Шатлыклы вакыйгалар белән беррәттән, яшьләрне борчыган, хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек: юлларны тәртипкә китерү, ял итү урыннары булдыру, агросәнәгатьне үстерү, поселокның чисталыгы һәм башкалар. Максатлар, фикер-теләкләр уртак - һәркемнең торган җирен матур итеп күрәсе килә. Район Советы каршындагы Яшьләр парламентының шул көнне үткәрелгән беренче утырышында да әлеге мәсьәләләр турында сөйләшенде.

Районыбыз үсеше өчен алдынгы фикерле яшьләрнең эшчәнлеге мөһим урынны алып тора. Алар яңача фикерләп, алдынгы технологияләрне кулланып, төрле проектларны тормышка ашыралар. Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә оешкан Яшьләр парламенты да нәкъ менә яшьләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, татарстанлыларны берләштерү максатында төзелгән.

-Үткән ел "Политзавод-2014" проектында җиңү яулаганнан соң, мин республиканың иҗтимагый яшьләр палатасына районнан вәкил булып, аннан соң район Советы каршында оешкан Яшьләр парламентының рәисе итеп билгеләндем, - диде Нияз Хәсәнов. - Яшьләр парламенты биш елга төзелә. Ул яшьләрнең законлы хокукларын яклау, социаль мәсьәләләрен хәл итүдә катнашачак.

Күп кенә өлкәләрдә билгеле бер дәрәҗәгә ирешкән төпле фикерле яшьләребезнең тәкъдим-фикерләре район күләмендә әһәмияткә ия булырга мөмкин. Яшәешебезне яхшы якка үзгәртү өчен аларга да колак салырга кирәк. Яшь буында патриотизм тәрбияләү өчен аларга үз иленә кирәкле булуларын төшендерү мөһим. Моны район җитәкчесе Сергей Димитриев та ассызыклады.

-Районыбызның үсешендә, алга баруында яшьләрнең дә тоткан урыны игътибарга лаек. Хәзерге вакытта эре предприятиеләрдә генә түгел, аграр тармакта да инновацион технологияләр кулланыла. Шуңа күрә, алдынгы карашлы, белемле яшьләр кирәк. Аларда яхшы киләчәккә омтылыш булырга тиеш, - диде ул. -Зур эшләргә тотынганчы, иң элек көндәлек мәшәкатьләрне хәл итәргә кирәк. "Яшел дулкын" акциясе бүгенге көн белән төгәлләнмәсен иде, чөнки матурлык, чисталык кешенең капка төбеннән башлана. Тиздән Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәрбез. Бүгенге аяз күк йөзе өчен кемнәргә рәхмәтле булуыбызны яшьләр белсеннәр, илебезнең патриотлары булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk