Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Болар бит кукмаралылар...”

Минем совхозда идарәче, партоешма секретаре, агроном, машина паркы мөдире булып эшләгән елларымның күбесе райкомның беренче секретаре Атлас Булатовның район белән җитәкчелек иткән чорына туры килде. Без аның белән горурланып яшәдек. Бер мисал китерәм. Бер елны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Миннәхмәт Зәкиев җитәкчелегендә районыбыз агрономнары, инженерлары белән Казанга...

Минем совхозда идарәче, партоешма секретаре, агроном, машина паркы мөдире булып эшләгән елларымның күбесе райкомның беренче секретаре Атлас Булатовның район белән җитәкчелек иткән чорына туры килде. Без аның белән горурланып яшәдек. Бер мисал китерәм. Бер елны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Миннәхмәт Зәкиев җитәкчелегендә районыбыз агрономнары, инженерлары белән Казанга халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бардык. Күргәзмә залына үтү өчен рәшәткәле капкаларны ачмый тордылар. Шулвакыт "Ударник" колхозының баш агрономы Миннехан Юнысов: "Хәзер үк ач, без бит Булатовның "закаленные кадрлары" дип капкачыга югары тонда әмер бирде. Ул арада республика мелиорация министрлыгы җитәкчесе Залаков килеп җитеп, капка сакчысына: "Ач тизрәк, ишетмисеңмени? Болар бит кукмаралылар" дип, үз сүзен җиткерде. Һәм без залга уздык. Бу Атлас Булатовны районда гына түгел, республика күләмендә дә олы шәхес булуын раслаучы дәлил булды. Мондый мисаллар хәтеремдә бик күп.

Вакыйф Фәйзрахманов, Дусай авылы

ФОТО: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев