Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбием язмышы

Сугыш алды күпме әтиләрне, Абыйларсыз калды сеңелләр. Кайтырлар да ишек шакырлар дип, Көтеп үтте күпме гомерләр. Сугыш ишек какмаган бер генә гаилә юктыр, мөгаен. Мин әбием (әтиемнең әнисе) кичергән кайгы-хәсрәтләр турында язып үтим әле. Галимә әбием 1897 елда Битләнгер авылында дөньяга килә.Үсеп буйга җиткәч, яратышып йөргән Өскебаш авылы егете Галиәхмәткә...

Сугыш алды күпме әтиләрне,

Абыйларсыз калды сеңелләр.

Кайтырлар да ишек шакырлар дип,

Көтеп үтте күпме гомерләр.

Сугыш ишек какмаган бер генә гаилә юктыр, мөгаен. Мин әбием (әтиемнең әнисе) кичергән кайгы-хәсрәтләр турында язып үтим әле.

Галимә әбием 1897 елда Битләнгер авылында дөньяга килә.Үсеп буйга җиткәч, яратышып йөргән Өскебаш авылы егете Галиәхмәткә кияүгә чыга. Кызлары туа, аңа Кәримә дип исем кушалар. Ләкин бу баланы тәрбияләргә насыйп булмый аларга. Галиәхмәтне граҗданнар сугышына алалар. Каты яралардан терелә алмый, Казан госпиталендә вафат була. Әтисе, малаеның үле гәүдәсен алырга дип, ат белән Казанга бара. "Ул безнең өчен бик кадерле кеше булды, үзебез җирлибез", - дип солдатлар аны бирмиләр. Бәлки аның гәүдәсе чәрдәкләнеп беткән булгандыр.

Галимә әбием, нәни кызын кочаклап, тол кала. Ул вакытларда тол калган киленнәрне яңадан кияүгә бирә торган булганнар. Әбиемне дә Салтык-Ерыклы авылына, хатыны үлгән бер иргә кияүгә бирәләр. Нәни кызын каенанасы бирми, үзләрендә калдыралар. Әбием кичләрен, кызын күрер өчен, Өскебашка килә торган була. Тәрәзәгә карап, күз яшьләремне түгә идем, дип әйтә торган иде.

Икенче иреннән өч малае туа. Бу ире дә каты салкын тиюдән үлеп китә.

Язмыш, нигә шулай аяусыз икән син?!

Әбиемнең олы малае Вәдүтне сугышка алалар. Ул 1942 елның 21 ноябрендә Смоленск өлкәсе Слобода авылында сугышканда вафат була, шунда җирләнә. Бу турыда Интернеттан табып белдек. Кече малае Рәфкатьне ФЗОга җибәрәләр. Көзге салкында, чабата белән бәрәңге казып, үпкәсенә салкын тидереп, анысы да гүр иясе була. Уртанчы малае Фаиз (минем әтием) сугыштан соң Севастопольне торгызуда катнаша. 51 яшендә дөнья куя.

Әбием шушы бакыйлыкка күчкән ир-атларын сагынып гомер итте. Уртанчы малаеның алты баласын үстерергә булышты. Кызы Кәримә дә аны ташламады. "Әнәй" диеп эндәшә иде.

Кечкенә генә әбием бу хәсрәтләргә ничекләр түзде икән?! Әле бит аның заманалары нинди?! Ачлык, кул хезмәте, сугыш еллары...

Бу язмам синең рухыңа, кадерле балаларыңа, ике ирең рухына дога булып ирешсен иде. Урының оҗмахта булсын, әбием. Тыныч йокла.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

фото http://vpridonya.nethouse.ru/static/img/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев