Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә асфальт юл кирәк, диләр поселокның Планетарная урамында яшәүчеләр

Районыбызга яңа җитәкче килгәч, поселогыбыз күзгә күренеп яңара, тротуарлар, юллар төзекләндерелә. Әмма бу эшләр үзәктән читкә урнашкан урамнарга кагылмый. Без монда инде 1977 елдан бирле яшибез. Урамыбыз Пенәгәр кырыена урнашканга әллә безне Киров өлкәсенә карый дип беләләр инде?! Югыйсә, кайчандыр асфальт җәйгәндә Таҗи Гыйззәт урамына кадәр килделәр дә, безне онытып...

Районыбызга яңа җитәкче килгәч, поселогыбыз күзгә күренеп яңара, тротуарлар, юллар төзекләндерелә. Әмма бу эшләр үзәктән читкә урнашкан урамнарга кагылмый. Без монда инде 1977 елдан бирле яшибез. Урамыбыз Пенәгәр кырыена урнашканга әллә безне Киров өлкәсенә карый дип беләләр инде?! Югыйсә, кайчандыр асфальт җәйгәндә Таҗи Гыйззәт урамына кадәр килделәр дә, безне онытып калдырдылар. 100 метр ара ул. Быел да төзекләндерү эшләре башкарганда безгә кадәр килеп җитмәделәр. Юл ремонтлаучы мастерларга мөрәҗәгать иткәч, "безгә кушмадылар" дип җавап бирделәр. Безгә юлның киң булуы да кирәкми, урамга таш та саласы юк, аны монда яшәгәндә Тәфкил Нуриев карьердан кайтарткан иде. Инде быел һәр кешедән акча җыелгач, бәлки, урам рәтләнер дип уйлаган идек, тагын булмады, ахрысы. Безнең урамнан Фәнис Яруллин, Северный урамнарында яшәүчеләр дә йөри бит. Кайчан асфальтлы булырбыз икән, шуны беләсебез килә?

Планетарная урамында яшәүчеләр исеменнән Илнар ВӘЛИЕВ, Александра КАРАБАЕВА, Резидә ГЫЙЛӘҖИЕВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk