Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беслан вакыйгалары кабатланмасын

1 сентябрь - Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле вакыйганы, ун ел вакыт узуга карамастан, күпләр хәтерлидер әле. Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабый балалар иде. Экстремистлар һәм террорчылар беркемне дә - өлкәннәрне...

1 сентябрь - Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле вакыйганы, ун ел вакыт узуга карамастан, күпләр хәтерлидер әле. Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабый балалар иде. Экстремистлар һәм террорчылар беркемне дә - өлкәннәрне дә, сабыйларны да аямый, шуңа бу рәхимсез җинаятьләргә без битараф калырга тиеш түгел. Шул уңайдан 1-30 сентябрьдә республикабызда, шул исәптән районыбызда да "Экстремизмга - юк!" дигән айлык уза. Аның кысаларында белем бирү йортларында да төрле чаралар уздыру каралган.

...Полициянең дежур частенда: "Күппрофильле лицейның беренче катында урнашкан ашханәсендә шикле тартма табылды", - дигән хәбәр алыну белән мәгълүматның дөреслеген раслау өчен оператив-тикшерү төркеме, махсус өйрәтелгән эт һәм кинолог белән берлектә, белем йортына ашыкты. Бомба куелу факты хакындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралырга өлгерде. Хәзер нишләргә? Укучыларның барысы да дәресләрдә. Аларны шау-шу кубармыйча, паникага бирелдермичә генә ничек хәвефсез урынга үзвакытында чыгарып өлгерергә?

-Шартлаткыч матдә куелу факты раслану белән оператив төркем җитәкчесе "Боҗра" сигналын игълан итәргә тиеш. Бу очракта да шулай эшләнде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Полициядә кизү торучы хезмәткәр минем тарафтан әлеге сигналны кабул итеп алганнан соң, районның барлык хезмәтләренә дә хәбәр юллый. Чорнап алу төркеме җитәкчесе әлеге урынга читтән беркемне дә кертмәүне, эвакуацияләү төркеме җитәкчесе исә бина эчендәге һәркемне чыгарып, куркынычсыз урынга туплауны оештыра. Янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр бүлекчәсе хезмәткәрләре шартлау нәтиҗәсендә башланган янгынны сүндерү, ә медицина белгечләре зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү эшләре башкаралар. Газ һәм электр челтәре хезмәткәрләре дә тиешле әзерлектә торалар. Бу вакытта юлда хәрәкәт тә вакытлыча туктатыла. Резерв төркемдә торучылар да хәбәр алу белән тиз арада фаҗига урынына килергә тиеш булалар.

Укучылар, укытучылар һәм барлык хезмәткәрләр дә - 677 кеше - дүрт минут эчендә мәктәп каршындагы буш урынга чыгып тезелә алды. Һәрберсендә маска булуны исә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта файдалану өчен сыйныф бүлмәләрендә аларның алдан ук әзерләп куелуы белән аңлаттылар. Әмма бар да яхшы дигәндә генә, өченче катта бер укучы баланың иптәшләре белән бергә чыгарга өлгермәве ачыкланды. Берничек тә ишектән керергә ярамый, шартлаткычның шартлавы ихтимал. Ачык тәрәзә аша ак дәфтәр бите болгаучы укучыга ярдәмгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте бүлекчәсе ашыкты. Алар баскыч ярдәмендә баланы җиргә төшерделәр, медицина хезмәткәрләре тиз арада тиешле ярдәм күрсәтте.

Шартлаткыч матдә зарарсызландырылганнан соң, лицейда тикшерү бүлекчәсе хезмәткәрләре эшләде. Алар шаһитләр белән сөйләштеләр, мәгълүматлар тупладылар. Оператив-эзләү чаралары вакытында шик уяткан ир-егет полиция хезмәткәрләре тарафыннан "тоткарланды", аның кулын богаулап лицей территориясеннән алып чыгуларын барлык укучылар да сөенеп, алкышларга күмде.

-Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда безнең террорлык, экстремистлык хакында сөйләү, аңлату эшләре алып баруыбыз гына җитми, укучыларга практик күнекмәләр дә бик кирәк иде. Әлеге көн аларның хәтерендә озак сакланачак, - диде күппрофильле лицей директоры Любовь Камалова, соңыннан үткәрелгән утырышта.

Әлеге чара бары тик өйрәнү дәресе генә булсын иде. Беслан вакыйгалары кабатлана күрмәсен, бер-беребезгә карата игътибарлы булып, төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итеп, дус-тату яшик.

фото: http://www.jesus-forum.com/viewtopic.php?t=4257&p=25756

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk