Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Березняк мәктәбендә шигырь сөючеләр бәйгесе үтте

Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Рәниф Шарипов ничә еллар инде тормыш сынауларын җиңеп, поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән-берсе матур шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Ул, Чокырча тауларына менеп, Кукмараның туры урамнарыннан Казанга килеп, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь. Березняк урта мәктәбендә "Иҗади үсеш һәм гуманитар белем...

Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Рәниф Шарипов ничә еллар инде тормыш сынауларын җиңеп, поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән-берсе матур шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Ул, Чокырча тауларына менеп, Кукмараның туры урамнарыннан Казанга килеп, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь.

Березняк урта мәктәбендә "Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге " белән берлектә, Рәниф Шарипов исеменә багышланган 2 нче ачык республикакүләм шигырь һәм поэмалар бәйгесе үтте. Бәйгегә килгән кунакларыбыз арасында якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шарипов, "Ялкын" журналының әдәбият бүлеге хезмәткәре, язучылыр союзының члены Фәйрүзә Мөслимова, "Мирас" журналының баш мөхәррире, күренекле язучы Ләбиб Лерон да бар иде.

Республикабыз буенча конкурска барлыгы 162 эш килде, шулар арасыннан иң яхшылары дип табылганнары икенче этапка сайлап алынды. Бәйгедә Әгерҗе, Балтач, Биектау, Казан, Кукмара, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Буа, Яңа Чишмә, Тәтеш муниципаль районнарының гомуми урта белем бирү мәктәпләреннән килгән 81 бала чыгыш ясады. Бәйге 3 төркем буенча үткәрелде.

Кукмаралылар түбәндәге урыннарны алды:

I нче төркемнәр арасында:

I нче урын - Березняк урта мәктәбе укучысы Тазетдинова Зөбәйдә, үзе иҗат иткән "Тәмле җиләк" шигыре (җитәкчесе - Хасанова Гөлнара Фираисовна);

III нче урын - Березняк урта мәктәбе укучысы Вәлиуллин Айнур, үзе иҗат иткән "Аулак өй" шигыре ( җитәкчесе - Газизьянова Нәзирә Наиловна);

II нче төркемнәр арасында:

II нче урын - Шаймарданова Аделина, Кәркәүч урта мәктәбе укучысы, үзе иҗат иткән " Шагыйрь" шигыре белән ( җитәкчесе - Гайнуллина Алсу Ирековна);

III нче төркемнәр арасында:

I нче урын - Галимуллин Рәмзил, Янил урта мәктәбе укучысы, үзе иҗат иткән "Әнкәй" шигыре белән ( җитәкчесе - Хисматова Айсылу Хадиулловна);

II нче урын - Фаттахов Муса, Кукмара аграр көллияте укучысы үзе иҗат иткән "Җәлилгә" шигыре белән ( җитәкчесе - Шакирова Рәзинә Габдельбаровна).

Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Катнашучыларның һәрберсенә сертификатлар тапшырылды.

Кукмара муниципаль районы, "Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге" директоры урынбасары Альмир Тухватуллин хәбәре.

фото: http://ldit.ru/62-konkurschtecov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk