Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче сыйныф баласын мәктәпкә әзерләү якынча 25 мең сумга төшә

...Балаларның укырга барыр вакытлары җитә. Ничекләр генә әзерләп мәктәпкә озатасы булыр. Безнең замандагы 5 тиенлек дәфтәрләр - 3, бер атнадан пастасы бетә торган гади ручка 6-7 сум тора бит хәзер. Әле ул гынамы...рәсем альбомы, карандаш, пенал - һәммәсе кирәк. Кием-салым турында әйтмим дә, бәяләрен күргәч, күз аллары караңгылана. Барысына да...

...Балаларның укырга барыр вакытлары җитә. Ничекләр генә әзерләп мәктәпкә озатасы булыр. Безнең замандагы 5 тиенлек дәфтәрләр - 3, бер атнадан пастасы бетә торган гади ручка 6-7 сум тора бит хәзер. Әле ул гынамы...рәсем альбомы, карандаш, пенал - һәммәсе кирәк. Кием-салым турында әйтмим дә, бәяләрен күргәч, күз аллары караңгылана. Барысына да акчаны ничек җиткерәсе булыр, белмим.

Гаиләдә мәктәп яшендәге балалары булган, яисә ул-кызы беренче сыйныфка баручы әти-әниләрнең күбесеннән әнә шундый сүзләр ишетәсең. Чыннан да, мәктәп кирәк-яракларына бәяләр соңгы елларда аеруча нык артты. Поселок кибетләрен, базарларны айкап, бәяләрне чагыштырып кайтканнан соң, моңа үзебез дә инандык. Дустымның җиде яше тулмас борын мәктәпкә барам, дип ашкынып торучы кечкенә кызына мәктәп сумкасы тутыру иде исәбебез. Кыз баланы баштанаяк киендереп мәктәпкә озату якынча ничә сумга төшә икән?

Шунысы сөенечле: сәүдә нокталарының барысында да үзеңә кирәкле товарны табарга була. Әйтик, аркага асып йөри торган букчаларның ниндие генә юк - зурысы, кечкенәсе, кызылы, зәңгәре, әкият, мультфильм геройлары, бизәкләр төшерелгәне... Сумкаларны 400 сумга да, 2 меңгә дә алырга була. Без исә баланың теләгенә каршы килмичә, 1600 сумга Маша һәм аю төшерелгәненә тукталдык. Сатучы кыз да Мәскәү фабрикасында тегелгән, чыдамлы, уңайлы, дип үз товарын мактапмы, мактый - алмас җиреңнән алырсың! Берничә бүлемле, шактый зур букчаны аркасына аскач, кызыбыз бераз тирбәлеп куйды - әле буш килеш бит. Эченә китап-дәфтәрләр, алмаш аяк киеме дә салгач, ничек күтәреп йөрер, белмим. Әкренләп дәфтәр, көндәлек, рәсем альбомы, каләм, гади һәм төсле карандашлар, буяулар сатыла торган бүлеккә атлыйбыз. Барысын да берәм-берәм ала торгач, сумка да, хәйран авыраеп, безнең кулга күчте.

-Бу көннәрдә мәктәп укучылары, укытучылар шактый товар алып киттеләр. Гомуми, фән дәфтәрләренә сорау аеруча зур. Көндәлекләр дә яхшы уза, - диләр сатучылар.

Әйе, мәктәпкә җыену вакыты бер генә шул. Әнә бит, Кукмарадан Гөлфия Сәләхетдинова да быел беренче сыйныфка баручы кызына сумка тутыра.

-Баланы укырга барырга әзерләү шактый кыйммәткә төшә. Кызыбыз Элвинаны киендерү, мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 20 мең сумнан артык акча китте инде, - ди ул. - Өс һәм аяк киемнәреннән башлап, сумка белән төгәлләп һәммәсе дә кирәк бит.

Юлдашларыбыз белән бераз әңгәмә корганнан соң, ательега заказ биреп тектерелгән форма күлмәген кереп алдык. Челтәр якалы кара күлмәк киеп, ак алъяпкыч бәйләгәч, Әдиләбез күзгә күренеп үсеп китте. 1700 сум акча түләдек тә, туфли, спорт һәм алмаш аяк киеме, спорт костюмы, ак блузка, кара итәк сатучылар янына - базарга юнәлдек. Анда исә форма күлмәкләре бераз очсыз - ике алъяпкыч белән бергә 1000 сум тора. Малайлар өчен күлмәкләрне - 350, галстукны - 150, костюм-чалбарны 1-2,5 меңнән башлап алырга була. Туфлиләр 700-2 мең сум тирәсендә тирбәлә. Быел 8 сыйныфка баручы Айгөл Габделхакова ак алъяпкыч сайлый иде.

-Мәктәбебездә һәр укучы бердәм формадан йөри. Узган елгы күлмәгем әле өр-яңа, шуның өчен алъяпкыч кына алам, - ди ул. - Сумка, дәфртәр-ручкаларны әзерләп куйдым инде. Абыем Эльмир быел унынчы сыйныфта. Аңа исә яңа туфли сайлыйбыз.

600шәр сумнан өч аяк киеме, 120шәр сумнан дүрт төрле колготки, спорт чалбары, футболка алганнан соң, акча янчыгыбыз бөтенләй диярлек юкарып, 15 мең сумнан берничә йөзлек кенә калды. Әле кирәк-ярак моның белән генә бетми. Язгы-көзге куртка, җылы кофта, баш киеме аласы бар. Кыскасы, тагын ун мең сумга якын акча кирәк. "Тырышырбыз инде, кызыбыз ел саен беренче сыйныфка бармый бит", - дип авыр сулап куйды ахирәтем. Ике-өч баланы берьюлы мәктәпкә озатучыларга нишләргә?!

Алсу Габдерахманова, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече:

-Сумка, мәктәп кирәк-яраклары сатып алу - бала өчен күңелле хәл. Әмма беренче сыйныфка баручы бала мәктәпнең кызыклы яңалыкларга бай урын булуын да белергә тиеш. Әти-әниләрнең төп бурычы - мәктәпкә барган баланың акыллы, белемле булуын төшендерү. Ул-кызыгызның хис-кичерешләрен дә аңлау мөһим. 1 сентябрь сезнең һәм балагыз өчен бәйрәмгә әверелсен!

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk