Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм кабул итү көнендә Кукмара районында 83 мөрәҗәгать тыңланды

"Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан районда Бердәм кабул итү көне узды. "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев, партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Камилә Яппарова, авыл җирлекләре депутатлары, төрле подразделение җитәкчеләре көн дәвамында халык белән очрашып, сорау һәм тәкъдимнәрен тыңладылар. Район башлыгына кабул итүгә язылучыларның сораулары эшмәкәрлек, крестьян-фермер...

"Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан районда Бердәм кабул итү көне узды.

"Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев, партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Камилә Яппарова, авыл җирлекләре депутатлары, төрле подразделение җитәкчеләре көн дәвамында халык белән очрашып, сорау һәм тәкъдимнәрен тыңладылар. Район башлыгына кабул итүгә язылучыларның сораулары эшмәкәрлек, крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү, торак хәлләрен яхшырту, Киндеркүл авылында хоккей мәйданчыгын яктырту мәсьәләләре белән бәйле иде.

Көннең икенче яртысында исә кукмаралыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кабул итте. Милек һәм торак, поселоктагы яңа урамнарның берсенә Әхмәт Фәтхуллин исемен бирү, балалар бакчасы белән бәйле сораулардан тыш, җир мәсьәләләренә, музейга кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә булды.

Кукмарада яшәүче Минниса апа Галиуллинаның сеңлесе һәм аның инвалид улына торак булмасмы дип йөрүе. "Туганым моннан 15 ел элек Карагандадан биш яшьлек баласы белән күченеп кайтты. Аларны үземнең гаиләгә сыендырдым. Торак алу өчен чиратка да басканнар иде. Әмма инде күпме вакыт узуга карамастан, республика төзелеш министрлыгыннан уңай җавап алганыбыз юк. Депутатыбыз ярдәм итә алмасмы", - ди ул, өметләнеп.

Поселокның Спорт һәм Яр кырые урамнарында яшәүчеләр Магистральный урамыннан аларга таба керүче юлның ябылуына борчылалар. "Юлга тоткарлык ясап, баганаларга кадәр утыртып киттеләр. Ут-күз чыга калса, сырхаулап китсәк, бер машина да безгә таба үтеп керә алмый", - диләр алар.

Депутат Римма Ратникова һәр кешенең гозерен ихлас тыңлады, гаризаларын, документларын кабул итте. Шулай ук ул Спорт, Яр кырые, Насыйбуллин урамнарына да үзе барып, керү-чыгу юлларын карады, халык белән очрашты, аларның фикерләрен тыңлады. "Законсыз рәвештә ясалган бакчалар алынса, юл өчен бернинди дә тоткарлык ясалмаячак, бу мәсьәләне үзем контрольдә тотармын", - диде ул. Әлеге урамнарда яшәүчеләр депутатның үзләренә карата игътибарлылык күрсәтүенә рәхмәтле булды.

Бердәм кабул итү көнендә районда барлыгы 83 мөрәҗәгать тыңланды, шуларның 40ы - уңай хәл ителде.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев - 8, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова 13 кешене кабул итте.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев